Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авырлыклар чыныктыра гына

Бү­ген­ге көн­дә 639 рек­ла­ма щи­тлары­ның 12се сүт­те­реп алын­ган. Шә­һә­ре­без­дә рек­ла­ма ур­наш­ты­ру бу­ен­ча да тәр­тип са­лы­на­чак. То­рак йорт­лар­ны фай­да­ла­ну­га тап­шы­ру бу­ен­ча кү­ләм ягын­нан уз­ган ел­да­гы­га ка­ра­ган­да 20 мең кв метр­га ар­тыг­рак бу­ла­чак, 340 мең кв метр мәй­дан­да фа­тир­лар тап­шы­ры­ла. То­рак­ка кыт­лык юк, буш­ка фа­тир да өлә­шү юк, чөн­ки му­ни­ци­паль то­рак фон­ды...

Бү­ген­ге көн­дә 639 рек­ла­ма щи­тлары­ның 12се сүт­те­реп алын­ган. Шә­һә­ре­без­дә рек­ла­ма ур­наш­ты­ру бу­ен­ча да тәр­тип са­лы­на­чак.
То­рак йорт­лар­ны фай­да­ла­ну­га тап­шы­ру бу­ен­ча кү­ләм ягын­нан уз­ган ел­да­гы­га ка­ра­ган­да 20 мең кв метр­га ар­тыг­рак бу­ла­чак, 340 мең кв метр мәй­дан­да фа­тир­лар тап­шы­ры­ла. То­рак­ка кыт­лык юк, буш­ка фа­тир да өлә­шү юк, чөн­ки му­ни­ци­паль то­рак фон­ды ди­гән нәр­сә бе­те­рел­гән. Ке­ше­ләр со­ци­аль яки ком­мер­ция ипо­те­ка­сын фай­да­ла­на ала. - Без­нең мак­сат, тө­зе­леш эш­лә­ре дә­вам ит­сен өчен, ке­ше­ләр­не сти­мул­лаш­ты­ру, шә­һә­ре­без­дә як­лау тап­кан 40тан ар­тык про­ект­ны тор­мыш­ка ашы­ра ал­ган­да 10 000 ке­ше­не хез­мәт уры­ны бе­лән тә­э­мин итеп бу­ла­чак. Бу бит ун мең га­и­лә со­ци­аль һәм икъ­ти­са­ди як­тан як­лан­ган ди­гән суз. Шу­лай ук "HAEIR", "Ме­тал­лур­гия" за­вод­ла­ры, Ка­ма ит ком­би­на­ты - 1000әр ке­ше­не үзе­нә эш­кә ала­чак. Сә­нә­гать парк­ла­рын­да ачы­ла­чак яңа җи­теш­те­рү оеш­ма­ла­рын­да да күп ке­нә урын­нар бар­лык­ка ки­лер, - дип зур ыша­ны­чын бел­дер­де ха­ки­ме­без.
Та­риф­лар те­ма­сы­на да ачык­лык кер­тел­де. То­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­ләү та­риф­ла­рын дә­ү­ләт ко­ми­те­ты үзе көй­ли, аңар­га нин­ди­дер йо­гын­ты ясап бул­мый, ә ме­нә тран­с­порт­та йөр­гән өчен би­лет бә­я­лә­ре бе­раз­га ар­та­чак, чөн­ки 4 ел дә­ва­мын­да бо­лай да бер­нин­ди дә арт­ты­ру бул­ма­ган, иң тү­бән бә­я­ләр Чал­лы­да гы­на. Лә­кин бә­я­не ки­сәк ке­нә кү­тә­рү ту­рын­да сүз бар­мый, бу га­мәл шә­һәр­дәш­ләр­нең фи­нанс мөм­кин­лек­лә­рен ис­кә алып эш­лә­нә.
Уз­ган көн­дә мэр­ның "Мас­те­ро­вые" рус дра­ма те­ат­рын­да А.В.Ба­та­лов исе­мен­дә­ге Бө­гел­мә рус дра­ма те­ат­ры та­ра­фын­нан сәх­нә­ләш­те­рел­гән "Баль­за­ми­нов­ның өй­лә­нүе" (А.Ос­т­ровс­кий) спек­так­лен ка­ра­вын ис­кә алып, шә­һә­ре­без­дә­ге та­тар һәм рус дра­ма, ба­ла­лар кур­чак те­атр­ла­ры­ның үз би­на­ла­рын бул­ды­ру ки­рәк­ле­ге ту­рын­да со­рау бир­дем. - Бө­гел­мә­дә ха­ки­ми­ят баш­лы­гы бу­лып эш­лә­гән чак­та те­атр­га би­на сал­ды­ру бу­ры­чы ку­ел­ды. Ул ва­кыт­та­гы Пре­зи­ден­ты­быз М.Шәй­ми­ев бу­лыш­лы­гы бе­лән 2 ел эчен­дә те­атр­ны би­на­лы ит­тек, ди­мәк мон­дый эш­тә дә тәҗ­ри­бә­без җи­тәр­лек, ал­да­гы ел­лар­да без мо­ны да баш­ка­рыр­быз, - ди­де.
Яңа ел­да шә­һәр­дәш­ләр­не нин­ди яңа­лык­лар кө­тә ­соң? - Ка­мил­лек­кә чик­ләр юк. Ми­ңа ка­дәр эш­ләп кит­кән җи­тәк­че­ләр­нең бик күр­кәм баш­лан­гы­чын хуп­лар­га, бул­га­нын сак­лар­га, ях­шыр­тыр­га, яңар­тыр­га ки­рәк ди­гән фи­кер­дә то­рам, - ди­де. Ис­ке чыр­шы Си­до­ров­ка бис­тә­се­нә кү­че­рел­де, "Азат­лык" мәй­да­нын­да өр-яңа чыр­шы ком­по­зи­ци­я­се бар­лык­ка ки­лә­чәк. Җи­ңү пар­кы да чит­тә кал­ма­я­чак, шә­һәр­дәш­ләр үз­лә­ре яшә­гән урын­на­рын­да бәй­рәм итәр­лек бул­сын.
Илсур Тимеров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев