Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Авыл өчен әбиләр борчыла

    Районның авыл җирлекләрендә үзара салым программасында катнашуга бәйле җыеннар дәвам итә. Инде халык очрашулары 35 авылда үтте. Чираттагылары Боерган авыл җирлегенең Колыш hәм Калмия авыл җирлегенең Малтабар авылларында узды.

    Акчаны тиз арада җыеп тапшырыйк

    Боерган авыл җирлегенә дүрт авыл керә: Таулар, Туера, Боерган hәм Колыш. Җирлектә 600дән артык кеше яши. Халык монда бердәм hәм тырыш. Авыллары өчен дә «ут йотып» торалар. 
    Колыш авылы җыены 8 ноябрьдә, җомга көнне узды – Мәүлид бәйрәменә туры килде. Шул сәбәпле авыл өлкәннәре, урта буын вәкилләре мәчеткә җыелды. Бергәләп дога кылгач, алар авылга кагылышлы актуаль сорауларга күчтеләр, үзара салым җыю турында да фикер алыштылар.
    – Үзара салым программасында авылларыбыз ел да катнаша. Без аның авыллар төзеклеге өчен кирәк икәнен яхшы аңлыйбыз. Менә 2016-2017 елларда җыелган үзара салым акчасына авылның Тельман урамы юлына вак таш җәйделәр. Ии, юллы булганга ничек сөенгән идек бит, ә?! Хәзер шушы юл аша көн дә олы машиналар белән материал ташыйлар. Юлның бер дә рәте калмады, – дип борчуын белдерде Колыш авылында яшәүче Гөлүсә апа Хәлиуллина.
    Сүз Колыш авылының яңа территориясе турында. Биредә участок хуҗалары йортлар җиткерә.
    – Югыйсә, авылны читләтеп үтә торган юл да бар, тик аларга Тельман урамы аша йөрү, күрәсең, җайлырак, – дип сүзен дәвам итте Гөлүсә апа. Калган халык та аның белән килеште. Әлбәттә, алар да мондый күренешкә каршы. Фикер алышып, җирле халык урамга шлагбаум куеп булмас микән дигән сүз йөртте. 
    – Урамга мондый җайланманы кую өчен ЮХИДИдән махсус рөхсәт алырга кирәк. Моның өчен авыл халкының барысының да риза булуы шарт, – диде бу җәһәттән Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камилянов.
    Җыенда катнашкан активист Гөлсәрия Сәхәбиева авылда чараларны уздыру өчен мәдәният йорты кирәк дип саный. Ә авыл абыстае Фәнүзә апа Сабирова исә узган ел башлап җибәргән эшне тәмамларга кирәклегенә халыкны өнди. «Авыл зираты – мәңгелек йорт, аны да карап тоту мөhим», – ди ул.
    – Узган ел Боерган авыл җирлегендә үзара салымнан 272 мең 500 сум акча җыелды. Бу сумма республикадан 1 млн 362 мең 500 сум булып арттырылып кайтты. Әлеге акчалар хисабына Боерган халкы су белән тәэмин ителде, авыл урамында корыган агачлар киселде, Туера авылының Красноармейская урамында юл ремонтланды, ә Таулар белән Колыш авылларында зират коймасын әйләндереп алу эшен башлап җибәрдек. Шуны азагына кадәр җиткерергә кирәк, – диде Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камилянов.
    Халык бертавыштан быелгы үзара салым акчасын шушы эшкә тотарга кирәклеге турында әйтте. Бер кешегә җыеласы акча күләме 500 сумнан билгеләнде. «Тиз арада әлеге акчаны җыеп тапшырырга кирәк була», – диде авылдашларына Фәнүзә апа Сабирова.
    Җыенда Зарифьян Камилянов халыкка районның бердәнбер матбугат чарасы «Якты юл» газетасына язылу турында да искәртте. «Газета соңгы елларда нык үзгәрде. Эчтәлеге буенча ул бай. Газета да алдырмасак, район яшәеше турында тагын каян белербез?!» – диде ул. Шөкер, колышлылар «Якты юл» газетасының тугры укучылары. Ә менә Мәүлид бәйрәменә Колыш авылына килгән кунак ханым үзләрендә газета алу белән кыенлыклар бар дип белдерде.
    – Мин Калмия авылыннан килдем. Моңарчы күп еллар шәhәрдә яшәдем. Ул вакытта да «Якты юл» газетасына языла идем. Бик рәхәтләнеп укыдым. Хәзер дә язылыр идем дә, тик авылда аны өйгә китереп бирүче почтальон юк. Язылган кеше аны почтадан үзе барып ала. Яшем дә бар шул, аякларым да сызлый, почта бинасы ерак, – диде Фәния апа.
    12 ноябрь көнне үзара салым программасында катнашуга бәйле җыен Боерган авылында үтте.

    Алена ФАЗЫЛОВА.

     

    Хәл итәсе мәсьәләләр Малтабарда да җитәрлек 

    Малтабарда авылның иң актив кешеләре күп еллар инде халыкны үзендә туплап торучы җәмәгать үзәгенә җыелды. Көн тәртибендә иң актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Малтабар халкының да проблемалары шактый. Иң беренче эш булып юл салу бурычы тора. Бүгенге көндә авылга килеп керүгә юлларның начар хәлдә булуына тап буласың. Яңгыр явып китсә, авыл урамнарына машина белән кереп булмый, җәяүлеләр дә саз ерып йөри. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр зарлана. Шуңа да авыл җитәкчелеге үзара салым акчасына юлларны тәртипкә китерергә тәкъдим итә. Ләкин бу гына җитми. Юлларны төзекләндерү буенча республика яки федераль программага керү нәтиҗәле булыр иде. Хәл ителергә тиешле тагын бер мәсьәлә булып җәмәгать үзәген капиталь төзекләндерү тора. Бүгенге көндә үзәк җимерек хәлдә. Шул килеш тә ул инде бик күп еллар халыкка хезмәт итә. Элек биредә мәктәп булган. Ул 1934 елда беренче укучыларын кабул иткән, 1969 елда бинага ремонт ясаганнар. Шуннан бирле бернинди төзекләндерү эшләре дә башкарылмаган. Хәзер исә ул халыкның бердәнбер җыелу урыны булып тора. 
    Укучы балалары булган гаиләләр өчен дә кыенлыклар бар икән. Авылда мәктәп яшендәге җиде бала бар. Аларның өчесе Күзкәйгә йөри, аларны автобус йөртә, проблема юк. Дүрт бала исә Калмия мәктәбендә белем ала. Кызганычка, алар өчен автобус маршруты каралмаган. Үз өйләреннән башлап башка авылга кадәр араны балалар ничек туры килде шулай йөри. Әти-әниләр гел куркуга калган. Чөнки алда кыш. Ә кышын тиз караңгы төшә, төркемләп йөрүче кыргый этләр дә күп икән. Менә шуннан соң ата-ананың нинди ут йотып яшәгәнен аңлыйсың. Ата-
    аналар ни өчен Күзкәйгә өч баланы автобус йөртә дә, ни өчен Малтабарга автобус бирмәүләрен аңлый алмый. Проблема бүген һавада эленеп кала бирә. Ата-аналарның теләге – бу мәсьәләгә тиешле игътибар булсын иде.
    Үзебез дә әлеге җыенда катнашкач, газетага язылу барышы, почта эшчәнлеге белән кызыксынмый булдыра алмадык. Почта биредә бөтенләй дә юк. Ләкин авыл халкының бөтен ышанычы хат ташучыда. Түләү кәгазьләрен һәм газетага язылучыларга басмаларын ул китереп бирә. Почта булмагач, авыл халкының күбесе район басмасын алмый башлаган. Газета килеп җитмәс, югалыр, акчам әрәм булыр дип куркалар. Моны аңлап була да. Ләкин авыл халкының яңалыклардан артта калмавы да мөһим. Малтабар халкы район тормышыннан хәбәрдар булсын, ә авылның матур гаиләләре, яшьләргә үрнәк булырдай өлкән яшьтәгеләре, балалары турында язмалар газетада урын алсын, шулай итеп малтабарлылар үзләре дә район тормышында кайнап яшәсен иде. Авылны саклап калуның да бер юлы бит бу.
    Менә шундый яхшы нияттән чыгып, без почталары булмаган авыл халкына газета алдыруда ярдәм итү – басмага альтернатив язылу юлын тәкъдим итәбез. Бу нәрсә дигән сүз соң? Авыл халкы редакциянең үзенә килеп, очсызрак бәядән – 450 сумнан газетага языла һәм басма, һәр кешегә исемләп, редакциядән авыл җирлеге рәисенә биреп җибәрелә. Язылу өчен авыл советына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу безгә дә яңа укучылар табарга ярдәм итәчәк. 

     

     

     

     

     

    http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/avyl-chen-bilr-borchyla

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: