Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 57 тоннадан артык продукция китерелде

Бүген өч шәһәр мәйданчыгында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды: Г. Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә.

Ярминкәләрдә Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Сарман, Тукай һәм башка муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде. Сәүдәдә Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләре актив катнашты. Габдулла Тукай яр буендагы ярминкәдә Сарман муниципаль районы оештырган концерт программасы бәйрәм атмосферасы тудырды.Шәһәргә барлыгы 6 млн сумнан артык суммага 57 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Кулланучылар берлеге сәүдә һәм техник коралландыру буенча идарәсе рәисе урынбасары Дамир Җамалиев булды. Киләсе ярминкәләр 6 апрельдә шул ук мәйданчыкларда узачак.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35869

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев