Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авылда яшәүнең кызыгы бетте...

Сездә дә шулаймы ул, җәмәгать – бәрәңге алуның кызыгы бетте. Күршеләрнең бакчада казынганын күрми дә калдык быел. Алар безне күрмәгәндер, мөгаен. Чөнки баш күтәреп сәлам бирешү юк. Хәер, узган ел да шулай булды. Ашыгабыз, кабаланабыз, күрше-тирәнең хәлен белмибез...

Элек кызык иде авылда. Бәрәңге алуны да, мал чалуны да, йорт салуны да өмә ясап уздыра идек. Хәзер шәһәрләшеп беттек: капкалар тимердән, коймалар биек, моңа кадәр бик тә күрмәгән ишектә – йозак. Күпмегә шулай барыр икән бу? Авылда яшәүнең кызыгы бетте. Капка төбендә басып күрше белән сөйләшеп торырга вакыт юк, авылдашның хәлен белеп чыгарга иренәбез. Һәм кеше китеп баргач, уйга калабыз. Хәлен беләсе булган, янәсе... Шулай дибез дә, өч көннән кабат үз ихатабызга бикләнәбез. Үзгәрәсе, элеккеге чорны кайтарасы иде.

 

 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/avylda-yashne-kyzygy-bette

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев