Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авыр булса да, бик кызыклы фән

Гүзәл Тәрҗеманова 56нчы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучыларына физикадан ачык дәрес һәм дәрестән тыш шөгыль күрсәтте. Гүзәл Рәисовна югары квалификацияле укытучы. Ул 26 ел физика укыта, шуның 6 елы – 56нчы мәктәптә.

 Эшләү дәверендә югары уңышларга ирешкән. Аның укучылары ел саен физика һәм астрономия буенча региональ олимпиадаларда җиңүче һәм призерлар исемлегендә. Моннан тыш, физика буенча үткәрелгән бөтенроссия оборона-техник олимпиадасында 10нчы сыйныф укучысы Иван Макаров, абсолют җиңүче булып, Санкт-Петербургтагы хәрби-механика университетына укырга керде. Ә 11нче сыйныф укучысы «Физтех» бөтенроссия олимпиадасында икенче урын яулап, бүген Мәскәүнең физика-техник университетында белем ала. Бу бик югары күрсәткечләр. 

Гүзәл Тәрҗеманова мәктәптә «Астрофизика. Күк аша ун адым» фәнни-эзләнү җәмгыятен җитәкли. Аның кысаларында укучылар үзләренең проектларын яклап, мәктәпкә зур грант алырга ярдәм иткәннәр. Грант акчасына мәктәпнең бер коридорында «Йолдызлы күк» ясап куйганнар. 

– Монда без әйләнә-тирә мохит, физика, астрономия дәресләрен, космонавтлар көнен үткәрәбез, – ди укытучы.
Шулай ук биредә укучыларның проектларыннан торган күргәзмә дә оештырылган. Күргәзмә белән танышырга шәһәрнең башка мәктәп укучылары да килә. 

Укучыларының югары күрсәткечләреннән тыш, Гүзәл Рәисовнаның һөнәри осталыгы шәхси казанышларында да күренә. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Укытучы-эксперт» гранты җиңүчесе, «Ел укытучысы – 2019» һөнәри бәйгесенең региональ этабы җиңүчесе. «Мәгариф» милли проекты кысаларында талантлы яшьләргә ярдәм итү максатыннан гамәлгә ашырылучы премиягә лауреат әзерләгән өчен Гүзәл Тәрҗеманова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев