Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айдар Фәйзрахманов: “Сәнгатебезгә хилафлык китермик!”

Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Чаллыга еш килә. Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты барышында иң көчле алкышлар, әлбәттә, әлеге ансамбль чыгышына булды.Нәкъ шундый чыгышлардан соң үзеңне бай мәдәниятле халык вәкиле итеп тоясың, горурлык хисләре кичерәсең. Әңгәмәдәшебез -ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов. - Айдар абый, без сезне һәрвакыт гастрольләрдә күрәбез. Татар...

Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Чаллыга еш килә. Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты барышында иң көчле алкышлар, әлбәттә, әлеге ансамбль чыгышына булды.Нәкъ шундый чыгышлардан соң үзеңне бай мәдәниятле халык вәкиле итеп тоясың, горурлык хисләре кичерәсең. Әңгәмәдәшебез -ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.
- Айдар абый, без сезне һәрвакыт гастрольләрдә күрәбез. Татар моңын чит илләрдә ничек кабул итәләр
- Татар көен, моңын кайда да бик матур кабул итәләр. Безнең ансамбльнең репертуарын без чын мәгънәсендә халыкчанлыкка нигезләнеп эшлибез.Халыкчанлык ул безнең җырларыбызда да, киемнәребездә дә, уен коралларыбызда да күренеп тора.Чын сәнгатьнең, халык сәнгатенең чикләре юк аның, ул һәр халыкка да аңлашыла, һәр халык тарафыннан да җылы итеп кабул ителә.Мин моны кырыклап илдә булган ансамбльнең җитәкчесе буларак әйтәм.Без инде бөтен Европа илләрен йөреп чыктык, Азия илләрендә булдык. Кытайда гына узган ел ике тапкыр булдык.Гарәп Әмирлекләрендә дүрт ел рәттән берәр айлык гастрольләрдә булып кайттык. Ул бер ай эчендә иллеләп чыгыш ясала.Гарәпләр тарафыннан һәр чыгышыбыз искиткеч җылы кабул ителде.Кая гына барсак та шул хәл.Африканың Судан дәүләтендә чыгыш ясаганнан соң, дәүләт җитәкчеләре сәхнәгә менеп, кочаклап алып, рәхмәтләрен белдерде.Бу нәрсә турында сөйли? Әгәр син сәнгатеңне югары дәрәҗәдә күрсәтә аласың икән, ул теләсә кайсы илдә, теләсә кайсы халык тарафыннан якын итеп, яратып кабул ителә.

- Айдар абый, репертуарыгыз еш яңартыламы?

- Без соңгы елларда бик күп эшләдек.Ике китап чыгардык. Анда 150 дән артык әсәр.Бу - ансамбль өчен бик күп. Үзебез табып, яңартып бирелгән әсәрләрнең 80-90 проценты - фәкать ансамбль репертуары. Халыкка онытылган әйберләрне кайтарып, сәхнәләштереп чыгардык.

- Айдар абый, татар музыка сәнгатенең бүгенге торышына карата фикерегезне ишетәсе иде.
Минем элегрәк тә әйткәнем бар иде, бигрәк тә эстрада артистларына җиткерәсе сүзләр болар: сәхнәне мунча ләүкәсе белән бутарга ярамый! Ләүкәгә менгәндә, синең һөнәрең турында да, белемең турында да сорамыйлар, анда менәргә хакың бармы дип сораучы да юк. Ә менә сәхнәгә менүче җырчылардан мин иң элек "синең сәхнәгә менеп, тамашачыга үз сәнгатеңне, әгәр аны сәнгать дип атап булса, күрсәтергә хакың бармы" дип соратыр идем. Безнең сәхнәбездә хәзер югары белем алган табиблар да җырлый, югары белем алган төзүчеләр дә җырлый. Агрономнар, зоотехникларыбыз халык артистлары булып бетте. Ә бит сәнгать ул - җыр, бию, шигырь- шундый ук югары әзерлекне таләп итүче өлкә. Син шул өлкәдәге һөнәрне сайлагансың икән, бөтен ягың белән дә туры килергә тиешсең. Белемең, зәвыгың, килеш-кыяфәтең туры килергә тиеш ул һөнәргә. Базарда ит чабучы булып эшләп, аннары сәхнәгә чыгып җырлыйсың икән, сәнгатькә нык хилафлык килергә мөмкин. Бу мәсьәләгә бик җитди карарга кирәк. Менә мин бит инде кайвакыт авырып китсәм, дарулар эчеп, үз-үземне савыктырсам да, берәүне дә дәвалый алмыйм, моңа хокукым юк. Авылымда бәрәңге утыртсам да, бәрәңге утырткан өчен миңа "Татарстанның атказанган агрономы" исеме бирмиләр. Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш дип әйтәсе килә.

Соңгы вакытта татар теле укытучылары белән бик күңелсез хәлләр килеп чыкты. Хәзер аларны музыка фәнен укытырга әзерләүне шулай ук акыллы әйбер дип әйтә алмыйм. Балаларга музыка белеме бирү өчен дә әзерлек бик югары дәрәҗәдә булырга тиеш.

Менә бездә хәзер музыка факультетын ябып куйдылар. Берничә елдан без музыкаль белеме булган белгечләргә кытлык сизәчәкбез. Болар бар да музыка сәнгатен артка сөйрәүче хәлләр.

- Айдар абый, ансамбль ул - тере организм кебек бит инде: туа, яши, яңара, картая... Милли кадрларга кытлыкны сез дә сизәсезме?Сезнең ансамбль ничегрәк тулылана бара?

- Бик авырдан тулылана бара. Яшьләрнең күбесе әзерлексез килә.Безнең ансамбль үзенчәлекле ансамбль бит: монда син җырчы да булырга тиеш, биюче дә, уен коралларында да уйнарга тиеш.Без инде бу эшне ансамбль кысаларында башкарабыз.Мин инде бу турыда күптән әйтеп киләм, әйтик, шул ук әдәбият һәм сәнгать университеты кысаларындамы, консерватория кысаларындамы, безнеке кебек ансамбльләргә килерлек артистлар әзерләү курслары булса да ачылсын иде. Мин инде хәтта 3-4 ел дәверендә әзерләү турында әйтмим дә, курс кына булса да булсын иде. Әйбәт акыл сатучылар бар, әмма бүгенгә кадәр консерваториядән безнең ансамбльгә килерлек чыгарылыш студентларын күрмим. Анда да фольклор бүлеге бар, ләкин профессиональ дәрәҗәләре белән алар безгә туры килмиләр.

- Айдар абый, әлеге борчулы фикерләрегезгә колак салучы бармы соң?

- Колак салучы әлегә юк. Минем бу юнәлештәге өндәвем - бу бары тик менә шул хезмәтем генә.Мин аны сәхнәдән күрсәтә алам. Инде үзебездә бик танып бетермиләр икән, аны чит дәүләтләрдә, чит милләтләрдә танытабыз. Мин бүгенге көндә әйтә алам: безнең юнәлештә эшләүче ансамбльләр Рәсәй күләмендә юк.Татарстанда гына дип әйтмим, Рәсәй күләмендә юк, шуңа күрә безне кая гына барсак та алкышлап кабул итәләр. Бу минем өчен иң югары күрсәткеч. Дөнья күләмендә дә халык фольклорын популяштыручы мондый ансамбльләр бар микән әле?

- Татар тамашачысы ничегрәк кабул итә чыгышларыгызны?

- Татар тамашачысы бигрәк тә матур кабул итә. Бер вакытта да үзеңне тамашачыдан өстен куярга ярамый.Мине аңламыйлар дигән уй була алмый. Әгәр синең чыгышың чын сәнгать дәрәҗәсендә икән, халык сине кабул итә ул. Хәтта юнәлеш-кыйбласы сәхнәдән килгән анекдотлар гына булса да. Кайвакыт шундыйрак тамашаларда катнашырга туры килә, андагы анекдотларның кайберләрен мин хәтта берничә ир-ат арасында да сөйләргә оялыр идем. Андый вакытта залдан чыгып китәм, миңа тамашачы алдында уңайсыз була. Андый вакытта мин тамашачыга шигырь укыйм.

- Әйе, сезнең программаларының тагын бер үзенчәлеге шунда.. Яраткан шагыйрьләрегез кемнәр, Айдар абый?

- Рөстәм Мингалим, Мөдәррис Әгъләмов, Роберт Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин, Сөләйман, Илдар Юзеев, Гамил Афзал... Мин шуларны укыйм, иң шаккатырганы - халык эреп китә.Тамашачы аңламый дию дөрес түгел ул. Аны без тәрбияләргә тиеш. Өстәл артына утырганда, син кешегә өчпочмак бирәсеңме, бәлешме, кымызмы- ул аларның һәрберсен тәмләп карый һәм һәрберсенә карата үзенең фикере, мөнәсәбәте туа.

- Ләкин сәхнәдә зәвыксыз, тәмсез "ризык" бик күп бит, көчле бит поп-культура. Сәнгать югарылыгында булганнар көндәшлек тә итеп бетерә алмый торгандыр?

- Бик күп. Мин инде баррикаданың икенче ягында.Булдыра алган кадәр менә шул зәвыксыз шаукымга каршы көрәшәм.Хәтта безнең дәвер җырчылары да җиңел агымга кереп югалып беттеләр. Кызганыч, ләкин сәхнәгә мәҗлес менде.Элек мәҗлес дигән, тамадалар дигән әйбер юк иде.Аларга сәхнәгә менәргә үзебез юл куйдык, профессионалларны куып төшердек. Элек кайсы гына районга барып төшсәң дә, иң элек синең чыгыш ясарга маршрутың, хакың бармы, дип сорыйлар иде. Хәзер дә бу эшне бик җиңел юлга салып була. Һәрбер төркемгә, җырчыга рөхсәт кәгазе бирүне булдырырга кирәк. Белемең бармы? Дипломың бармы? Булмаса, нигә сиңа халык алдында чыгыш ясарга рөхсәт бирелергә тиеш әле? Менә мин бүген "карга борыны"н тотам да, табибмын дип, синең тешеңне суыра башлыйм дип күзаллыйк, бу да нәкъ шуның шикелле.

Әлбәттә, бу минем вәкаләтемә керми, болар белән дәүләт шөгыльләнергә тиеш.Болар бар да дәүләт тарафыннан чишелергә тиеш нәрсәләр, әлегә , кызганыч, берсе дә чишелми.

- Айдар абый, сез бер әңгәмәгездә "татар халкы кебек нәзакәтле халыкны беркайда да күргәнем юк" дигән идегез.Аңа бары тик юнәлеш бирергә, кыйбласын күрсәтергә кирәк дисез. Ә кем күрсәтергә тиеш соң ул юнәлешне: матбугатмы, телевидение, я булмаса, хакимиятме?
- Хөкүмәт тарафыннан законнар кабул ителергә тиеш. Ул законнар хәтта ки радио-телевидениегә карата да кабул ителергә тиеш. Әгәр дә инде сәхнәдә генә эшләп, радио-телевидениедә шушы "тамадапәрвәрләребез" кала икән, үзгәреш булмас. Күзәтеп барсагыз, анда 1 процент кына Илһам Шакиров яки классик әсәрләребез яңгырап китәргә мөмкин. Шуңа күрә мин алга таба җитәкчеләребез бу өлкәләргә дә игътибар итәрләр дип уйлыйм, чөнки бу бөтен дәүләтнең, милләтнең деградациясенә китерә торган әйбер.

- Цензура димәсләрме соң?

- Демократия бит ул анархия дигән сүз түгел. Бүген исә безнең сәхнәдә анархия. Ә демократия дигән әйбер ул - тәртип. Тәртип булмаган җирдә үсешкә комачаулаучы күренешләр күбәя.

Чын милләтпәрвәр кеше сүзеннән бигрәк эшеннән күренә. Дистә еллардан бирле татар сәхнәсенең зәвыклылыгы, сәнгати югарылыгы өчен көч куйган Айдар абый Фәйзрахманов кебек шәхесләребез безнең мәдәниятнең чын йөзен саклап тора. Алга таба да уңышлар телик аларга. "Таяну ноктасы"нда халыкка җиткереләсе сәхнә әсәрләрен тикшереп чыгаручы советның кирәклеге турында фикер алышканнар икән, бу мәсьәлә дә өлгереп җиткән һәм уңай чишелеш алыр дип ышанасы килә. Халыкның рухи кыйммәтләрен киләчәк буыннарга да чәчми-түкми, кирәкмәс чүп-чардан арындырып җиткерәсе иде.

Лилия Фәттахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев