Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айгөл Фазылова беренче сыйныфка баручы улын мәктәпкә илтә алмый: кеше эзли

Казанда яшәүче, соңгы берничә ел дәвамында яман чир белән көрәшүче Айгөл Фазылова баласын мәктәпкә әзерләүдә ярдәм сорый.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча Айгөл 5 сентябрьдә химиотерапия ясатырга хастаханәгә ята. Шул сәбәпле быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче улын үзе озатып-каршы алырга мөмкинлеге юк. Ул халыкка зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә булган.   "Әмирне Әмирхан урамыннан алып, Бичурин урамындагы 165нче мәктәпкә йөртүче кеше эзлим. Бәяләрне караган идем, бик кыйммәт! Бәлки, сезнең ярдәм итә алырлык, вакыты буш булган танышларыгыз бардыр? 8гә илтеп, 11дә алырга кирәк. Шимбә, якшәмбе ял.  Әгәр танышларыгыз булса, ярдәм итегез, зинһар. Хакын сөйләшер идек", - ди Айгөл Фазылова. 

 http://matbugat.ru/news/?id=26359

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев