Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айрат Мәрдиев «Дакар-2017»нең бишенче этабы нәтиҗәләре турында: Де Ройга уңыш елмайды

«КАМАЗ-Мастер» экипажлары берсенең пилоты Айрат Мәрдиев голландияле Жерар де Ройны узып китәргә һәм бишенче этапта җиңүгә ирешергә нәрсә комачаулавы турында сөйләде. Искәртеп үтик, узыш йомгаклары буенча Мәрдиев экипажы финишка өченче булып килде. «Махсус кишәрлек кызыклы, төрлечә иде. Оештыручылар узган елгы тәнкыйтькә игътибар иткәннәр. Без тауларда, серпантиннар буйлап старт алдык. Анда...

«КАМАЗ-Мастер» экипажлары берсенең пилоты Айрат Мәрдиев голландияле Жерар де Ройны узып китәргә һәм бишенче этапта җиңүгә ирешергә нәрсә комачаулавы турында сөйләде. Искәртеп үтик, узыш йомгаклары буенча Мәрдиев экипажы финишка өченче булып килде.
«Махсус кишәрлек кызыклы, төрлечә иде. Оештыручылар узган елгы тәнкыйтькә игътибар иткәннәр. Без тауларда, серпантиннар буйлап старт алдык. Анда яңгырга эләктек, бераз тайгак булды. Аннан юлсыз җиргә, әйтергә кирәк - үзебезнең юлга чыктык. Шунда без үзебездән алда де Ройны күрдек, ул күренә торган зонада иде. Кызганыч, навигация планында бер гади булмаган җир бар иде, шул ноктаны эзләп 15 - 17 минутны югалттык. Анда күпләр адашты. Де Ройга уңыш елмайды: күп кенә елгачыкларның ул дөресенә эләкте һәм без аны куып тота алмадык. Әмма ара алай ерак түгел иде - көрәшәчәкбез һәм алга таба җиңүне кире кайтарачакбыз», - дип китергән Мәрдиев сүзләрен «КАМАЗ-Мастер» матбугат хезмәте.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев