Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Азатлык” кайчан әзер булыр?

"Азатлык" мәйданын төзекләндерүнең беренче чираты агымдагы елның сентябрь аенда файдалануга тапшырылырга тиеш. Биредә Хәсән Туфан һәм Тынычлык проспекты киселешкән урында эшләр бара инде. Беренче этапта бәйрәмнәр үткәрү өчен урынны төзекләндереп, шәһәрнең төп вакыйгалар мәйданын тәртипкә китерү бурычы тора. Төп җәяүлеләр зонасын мәйданның үзәгеннән сәүдә комплексы ягына күчерәләр. Анда заманча яктыртылган...

Күп функцияле мәйданның үзәгендәге фонтан да заманча итеп яңартыла. Биредә кешеләргә ял итү өчен яңа урыннар барлыкка киләчәк. Үзәктә ярминкәләр үткәрү өчен вакытлыча павильоннар да куелачак. Архитекторлар фикеренчә, мәйданда җәяүлеләр юллары да булачак. Алар торак районны мәдәни үзәк белән тоташтырачаклар. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында заманча тукталыш та булачак. "Азатлык" мәйданын төзекләндерү эшләрен "Евростиль" компаниясе алып бара. Беренче чиратны сентябрьдә файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев