Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТЭЦта кешеләрне күбрәк кайгырталар

Республикакүләм бәйгедә Чаллы предприятиесен бүләкләделәр.

Казанның Хезмәт сараенда Татарстан электропрофсоюзларының президиум утырышы булды. Анда 2023 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Чаллы җылылык электр үзәге (ТЭЦ) коллективы активы тырышып эшли дә, төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар да яулый. 

Коллектив «Иң яхшы коллектив килешүе», «Профсоюз оешмасы эшен иң яхшы яктыртучы» һәм  Миләүшә Гыйльмиярова «Ветераннар турында публикацияләр» номинацияләрендә җиңде. Алсу Миңнегалиева шул ук номинациядә өченче урын алды. Ә Ләйсән Бәдретдинова «Профсоюз комитетының яшь корреспонденты» номинациясендә лауреат дипломы белән бүләкләнде. 

«Иң яхшы яшьләр оешмасы» номинациясендә  500 кешедән артык  кешелек коллективлар арасында икенче урын яулады. 

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.  
Фотолар Миләүшә Гыйльмияровадан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Татэнерго АҖ Чаллы ТЭЦы