Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчачылар ясый торган төп 3 хата

Бакчаны берөзлексез казып тору «Казырга, казырга һәм тагын бер тапкыр казырга». Еш кына бакчачыларга әнә шундый киңәш бирәләр. Көрәкне уйлап-нитеп тормыйча туфракка батырып һәм катламнарны әйләндереп каплап, сез бакчагызда үсә торган культураларның гына түгел, үзегезнең тормышыгызны да катлауландырасыз. Бакчаны казыган вакытта үсемлекләргә бик тә кирәкле микроорганизмнарның табигый яшәү мохите бозылуы...

Бакчаны берөзлексез казып тору

«Казырга, казырга һәм тагын бер тапкыр казырга». Еш кына бакчачыларга әнә шундый киңәш бирәләр. Көрәкне уйлап-нитеп тормыйча туфракка батырып һәм катламнарны әйләндереп каплап, сез бакчагызда үсә торган культураларның гына түгел, үзегезнең тормышыгызны да катлауландырасыз. Бакчаны казыган вакытта үсемлекләргә бик тә кирәкле микроорганизмнарның табигый яшәү мохите бозылуы берәүнең дә башына килми. Микроорганизмнар һәлак була һәм кибеттән капчык-капчык химик ашлама ташырга туры килә.


Булган дымны саклыйсы урынга, берөзлексез су сибү

Мөмкинлек булса, бакчачылар яшелчәләрне көн саен, сәгатьләр буе суга коендырырга тырыша. Чиләк һәм шланг алар өчен инде күптән җәйге ял билгесенә әйләнгән. Ясалма мелиорация шәһәр газоннары өчен генә яраклы. Булган дымны саклау үсемлекләр өчен файдалырак.

Кирәксә-кирәкмәсә дә үсемлекләрне тукландырып, аларның үсешенә комачаулау

Ни өчен урман бернинди тирестән һәм кешеләр уйлап тапкан ашламалардан башка да яшеллеккә күмелеп утыра, ә сезнең кишәрлектәге тырышып-тырмашып ашланган үсемлекләр көннән-көн сула? Кайчан да булса шул хакта уйлап караганыгыз бар микән? Күп кенә бакчачылар үсемлекләргә азык җитми дип саный һәм аларны лабораторияләрдә уйлап табылган төрледән-төрле «файдалы матдәләр» белән тукландыруын дәвам итә.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X