Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчачылык турында канун кабул ителде

Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы бер үк вакытта «урман амнистиясе» белән бергә бакчачылык турында канун кабул итте. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап бакчачылык участокларында торак йортлар төзергә һәм аны пастпортта яшәү урыны буларак күрсәтергә мөмкинлек бирә. Моның өчен җирле авыл советыннан рөхсәт алырга кирәк булачак. Бакча йортын рөхсәт кәгазеннән...

Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы бер үк вакытта «урман амнистиясе» белән бергә бакчачылык турында канун кабул итте. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап бакчачылык участокларында торак йортлар төзергә һәм аны пастпортта яшәү урыны буларак күрсәтергә мөмкинлек бирә. Моның өчен җирле авыл советыннан рөхсәт алырга кирәк булачак.

Бакча йортын рөхсәт кәгазеннән башка да төзеп була. Бакча йортын да, торак йортны да теркәү өчен кадастр инженеры әзерләгән техник план кирәк, дип аңлаттылар Росреестрда.

Канун шулай ук бакча йортының торак йорт булуын да күздә тота, киресенчә дә булырга мөмкин. Тиешле тәртипне хөкүмәт расларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев