Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчачылар кар көртләре күп булуына зарлана

Автошәһәр бакчачылары кар көртләре аркасында шәһәр читендәге бакчачылык ширкәтләреннән чыга алмый.

Чаллы башкарма комитеты бакчачыларның кар көртләре аркасында шәһәр читендәге бакчачылык ширкәтләреннән чыга алмау турындагы шикаятен игътибарга алды.

Бакчачылар ширкәте “Халык контроле” системасына урнаштырылган. “Локомотив” һәм “Отделочник” бакчачылык ширкәтләрендә яшәүчеләр кар көртләре аркасында чыга алмыйлар.

Башкарма комитет вәкиле юлларны чистарту турындагы гариза “Автомобиль юлларын чистарту” предприятиесенә юлланганын әйтте. Шул ук вакытта ул кар күп яуган очракта төп юллар чистартыла, ә бакчачылар зарланган юл икенчел булуын искә төшергән. Әмма Чаллыда яшәүчеләр бакчачылык ширкәте юллары янгын сүндерү һәм ашыгыч ярдәм машинасы да керерлек түгел дигәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев