Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчада ничә сәгать эшләргә ярый?

Билсез калмас өчен киңәшкә колак салыгыз.

Май бәйрәмнәре якынлаша, димәк, бакчачылар өчен иң кызу вакыт башлана. Бакчада эшләр гөрли, кемдер түтәл казый, чәчә, утырта, тирә-якка мунча, шашлык исе тарала. Барысы да ял көннәрендә бакчадагы эшләрне җиңеп чыгарга тырыша. Башыңны кайсы якка борсаң да, чүгәләгән, яртылаш бөгелгән һәм башын түбән игән кешеләр бакчада чокына.
Табиблар белдерүенчә, бакчачыларның шулай урталай бөгелеп, чүгәләп, баш иеп эшләве йөрәк өянәге, инфаркт һәм инсульт китереп чыгарырга мөмкин дә инде.
Статистика буенча, ел саен май башында, кешеләр бакчасында тир түккән вакытта, йөрәк-кан тамырлары авырулары артып китү күзәтелә.
Әгәр озак вакыт башны түбән иеп эшләсәң, кан йөреше бозыла, ә ул артериаль кан басымы күтәрелүгә, аңны югалтуга һәм инсультка китерергә мөмкин. Озак вакыт чүгәләп утыру шулай ук кан басымы сикерүгә һәм гипертоник кризга кадәр барып җитүгә сәбәпче була. Бил, тезләр авырту турында әйтеп тә торасы түгел.
Бакчадагы авыр эш бигрәк тә умыртка сөягенә зыян китерә. Күпләр бу чорда остеохондроз, радикулит һәм бүсер белән җәфалана башлый.
Тик шулай да, борчылырга ашыкмагыз, фәнни тикшерүләр күрсәтүенчә, бакчада җай гына эшләү сәламәтлек өчен бик тә файдалы. Моның өчен көненә өч сәгатьтән дә артык эшләмәгез.

 

https://kiziltan.ru/poleznoe/20927-bakchada-nich-sgat-eshlrg-yaryy.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев