Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчалар өчен түләүне баланың йөрүенә карап исәпләячәкләр

“12 майдан түләү яңа формат нигезендә исәпләнсен өчен, барлык исәп-хисапларны кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк”, - диде ТР Премьер-министры.

Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү, балалар йөрешен исәпкә алып, исәпләнәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә барышында Премьер-министр Алексей Песошин хәбәр итте. Икътисадый кризис чорында балалар бакчаларына йөргән өчен ата-аналар түләве структурасын яңадан карау турында карар Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде.
Бала бакчага йөрмәгәндә ата-аналар түләвенең даими өлеше өч-дүрт тапкыр киметеләчәк,моннан тыш, күпчелек төркемнәрдә ата-аналар түли торган акчаның гомуми күләме дә кимиячәк.ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, социаль ярдәм чаралары Татарстан бюджетыннан ел саен өстәмә рәвештә 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирүне таләп итә.

“12 майдан түләү яңа формат нигезендә исәпләнсен өчен, барлык исәп-хисапларны кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк”, - диде ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев