Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчаларга автобуслар йөри башлый

Ел саен 1 майда автокалада бакча сезоны ачыла: шәһәр яны бакчаларга автобуслар йөри башлый. Автобуслар бакчаларда эшләр беткәнчегә кадәр маршруттан алыйнмыйлар. Быел аларның йөрү вакыты - 30 сентябрьгә кадәр. Ташламаларга, өстенлекләргә ия булган халыкка (асылда болар өлкәннәр, пенсия яшендәгеләр) бушлай бару мөмкинлеге каралган. Моның өчен җирле хәкимият 15 миллион сум...

Апрель ае дәвамында халыкка бакчаларга бушлай йөрү мөмкинлеге биргән талоннар өләшү оештырылды. Шәһәр башкарма идарә җитәкчесенең беренче урынбасары Владислава Гавирилова сүзләренә караганда, Чаллыдагы өстенлеккә ия булган 14 меңнән кеше дә үзләренә тиешле талоннарын алып бетергәннәр, бөтен кешегә дә җиткән, берәү дә талонсыз калмаган. Бер кешегә бер айга - 6 талон каралган. Сезон буена (5 ай) һәр кешегә 30 талон туры килә. Ягъни 15 тапкыр бушлай бакчаларына барып кайта алачаклар дигән сүз. Хәзерге вакытта бер чакрым юлның бәясе 2 сум 25 тиен белән исәпләнә. Бу узган елгы бәя, димәк, юл хаклары үзгәрмәгән дигән сүз. Юнәлешләр саны - 40, бу юнәлешләргә барлыгы 28 маршрут юлы төзелгән. Автобуслар җәмгысе 84 шәһәр яны бакчачылык җәмгыятенә алып барачак һәм бакчадан алып кайтачак.

"Электротранспорт" шәһәр идарә предприятиесе әлеге максат белән эш көннәрендә юлга 45 автобус чыгара. Ял һәм бәйрәм көннәрендә автобуслар саны арта.

Кайбер бакча юнәлешләренә халык күбрәк, кайберсенә киресенчә азрак йөри. Шуңа карап төрле зурлыктагы автобуслар билгеләнә. Әйтик, кеше саны күп булган юнәлешләргә зур "НефАЗ" автобусы бирелсә, пассажирлар саны азрак булган бакча юнәлешләренә "ПАЗ" автобуслары билгеләнә. Утырып китү юлы түбәндәге тукталышлардан: "Дом обуви", "Тимер кою заводы", "51 нче комплекс", "Тимер юл вокзалы", "Мегастрой кибете" (Машинатөзүчеләр урамы), "Студентлар".

Бүгенге көндә шәһәр унитар предприятиесенең төп мәсьәләсе - пассажирларны канунсыз рәвештә ташучы оешмалар, машина йөртүчеләр. Бакчачылык сезонында ЮХИДИ хезмәткәрләре моны контрольдә тотачак, канунсыз рәвештә пассажирлар ташучы машиналарны аулау белән шөгыльләнәчәк.

Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди халык мәкале. 25 апрель - үлгәннәрне искә алу көне булып узды. Шәһәр башкарма идарәсе шуны истә тотып шәһәр зиратларына автобус маршрутлары билгеләде. Җәй чорларында ял көннәрендә зиратларга автобуслар ярты сәгать саен йөриячәк. Кузгалып китү урыны һәм вакыты: Пединститут тукталышы, сәгать иртәнге җиде.

Фоат Шамилев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев