Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала балконнан зонтик белән сикергән

Биш яшьлек малай, мультфильмнар карый торгач, анда күрсәтелгәнне тормышка ашырырга булган.

Биш яшьлек малай, мультфильмнар карый торгач, анда күрсәтелгәнне тормышка ашырырга булган.
Әти-әнисе өйдә юк чакта ул бер геройның батырлыгын кабатларга карар итә. Һәм бәләкәй туганы алдында зонтик ала да, аны ачып, парашют итеп, балконнан сикерә...
Бу көнне әнисе эштә, ә үги әтисе кибеткә киткән була. Алар балаларны тиешенчә тәрбияләмәгән өчен җавап тотачак.
Әйткәндәй, малай исән калган. Хәтта авыр җәрәхәтләре дә юк. Әллә чыннан да зонтик коткарган, әллә фәрештәләр канатын җәеп торган, белмәссең...
Ләкин балаларны өйдә ялгызын калдырырга ярамаганлыгын беркайчан да истән чыгармаска кирәк.
Әлеге хәл Коми республикасында булган.

 

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhizn/bala-balkonnan-zontik-bel-n-sikerg-n/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев