Бала тапканда гомере өзелгән укытучының апасы да вафат
Бу хакта безгә абыйлары Юрий Филипов сөйләде.
"Без гаиләдә өч бала үстек. Мин һәм ике сеңлем. 14 апрель көнне иң кечкенәбез - Аленабызның арабыздан киткәненә бер ай тулды. Ә икенче сеңлем Наташа моннан бик күп еллар элек вафат булды. Ул Аленаны коткарганда суга батып үлде. Яхталар клубыннан ерак түгел урында Аленаны агым алып кереп китә башлаган. Наташабыз аны тартып чыгарган, әмма агым үзен тартып алган. Ул чакта аңа 18 яшь иде", - дип хатирәләрен яңартты абыйлары Юрий Филипов.
Шәһәрдәшебез хәзерге көндә үзе дә 3 бала атасы. Аллаһ аңа бу авыр вакытларда күркәм сабырлыклар бирсен.
Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев