Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Балачак хыялы»: Рөстәм Миңнеханов үз әтисенә охшарга теләгән

Бүген, Балачак хыялының тормышка ашуы көнендә, «Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты интернет-акциясе кысаларында #марафондетскихжеланий флешмобы уза — социаль челтәрләрдән файдаланучылар үз фотолары белән уртаклаша һәм балачак хыяллары турында сөйли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Балачак хыялы» флешмобына кушылды һәм үзенең яшерен хыялы белән уртаклашты: ул балачакта үз әтисенә охшарга теләгән.

«Әти белән. Мин аңа охшарга хыялланган идем!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов әтисе белән төшкән фото астына.

Әтисенә ул чыннан да охшаган. Нургали Миңнеханов үзенә һәм башкаларга карата бик таләпчән булган. Әмма ул кешелеклелеген беркайчан да югалтмаган, кыенлыклардан курыкмаган, кешеләргә карата гади һәм яхшы мөнәсәбәттә булган, күп кешеләргә ярдәм иткән.

«Минем белән бергә хыяллан» проекты «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасына керә. Рөстәм Миңнеханов моңа кадәр дә әлеге проектны хуплаган иде. Әйтик, ул Казанда яшәүче 11 яшьлек Әмирхан Садыйковның хыялын (ул вертолетта очарга хыялланган булган) чынга ашырды.

2018-2019 елларда проектка Россия Президенты Владимир Путин да кушылды. Ул авыру балаларның теләген үтәде.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев