Шəhри Чаллы

Балалар арбалары парады узачак

"Орион" яшьләр үзәге сабыйлары булган гаиләләрне балалар коляскалары парадында катнашырга чакыра. Чараны 24 июнь көнне "Яшьләр көне" бәйрәме кысаларында үткәрәчәкләр. Анда теләге булган һәр гаилә катнаша ала. Арбаны үзенчәлекле, кызыклы итеп бизәү аеруча да хуплана.

Парадта катнашканнарны сертификатлар, ә җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Призларны "Коляска", "Балалар техникасы" һәм "Ретро коляска" номинацияләре буенча тапшырачаклар. Парадта катнашу түләүсез. Белешмәләр өчен телефон 8 (8552) 59-46-83

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: