Балалар мәйданчыгында гомере өзелгән
Чаллыда балалар мәйданчыгында алган җәрәхәттән 14 яшьлек ир бала үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Әлеге фаҗига кичә кич 27 комплекста булган. Яшүсмер бетон урна аша сикереп чыкмакчы булган, әмма абынып, башы белән җиргә килеп төшкән. Социаль челтәрдәге мәгълүмат буенча, шаһитлар, ясалма сулыш алдырып, йөрәгенә массаж ясаганнар, әмма ярдәм итә алмаганнар. Медицина хезмәткәрләре килгәндә, бала клиник үлем хәлендә булган. БМСПга китерелгәч, аның гомере өзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев