Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар товарлары сыйфаты мәсьәләләре буенча Роспотребнадзор "кайнар" линиясе эшли башлады

Яңа уку елы якынлаша, димәк, балалар һәм ата-аналар актив рәвештә мәктәпкә әзерләнә, барлык кирәкле әйберләрне сатып алалар, укучыларны тукландыру режимын җайга салалар.

Ярдәм сорап кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә була - Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте экспертлары балаларның оптималь рационын төзү буенча аңлатмалар бирәчәкләр, баланы каникулдан соң уку процессына ничек дөрес итеп «кертеп җибәрергә» киңәш итәчәкләр, балалар товарларына нинди документлар булырга тиеш, маркировка үз эченә нинди мәгълүматны алырга тиешлеген, мәктәп өчен сыйфатлы товарлар, уку җиһазлары, куркынычсыз уенчыкларны ничек сайларга  һ.б. аңлатачаклар. Шулай ук хезмәткәрләр кулланучыга сыйфатсыз товар ачыкланган очракта мөрәҗәгатьне кая җибәрергә кирәклеге турында сөйләячәкләр.  
Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәге: 8 (800) 555-49-43 (шалтырату бушлай).
Бердәм консультация үзәге операторлары тәүлек буе шалтыратуларны кабул итә. Аерым сораулар буенча шалтыратулар территориаль органнарга һәм Роспотребнадзор оешмаларына җибәрелә. Идарә белгечләре тарафыннан консультацияләр эш режимы нигезендә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар элемтә