Шəhри Чаллы

Балалар янында укытучы һаман яшәрә генә

Дөньяда нинди генә һөнәрләр юк. Әмма укытучы - иң хөрмәтлеләрнең берсе. Ул сабыйларны дөньяны танып белергә өйрәтә. Аларның сорауларына җаваплар эзләп табарга ярдәм итә. Балаларны гыйлемле, намуслы шәхесләр итеп тәрбияли. Бәлки, шуңа да аларны еш кына икенче әни дип тә атыйлар. Шәһәребезнең 21 нче мәктәбендә белем бирүче югары категорияле укытучы...

- Мин кечкенә чакларда егетләр космонавт һәм шофер, ә кызлар укытучы булырга хыяллана иделәр. Балаларга белем бирү хөрмәтле, абруйлы хезмәт иде. Шуңа да һөнәр сайлау вакыты җиткәч, ике дә уйлап тормыйча, укытучы булырга теләдем. Саннар белән бик дус булганга, физматка керергә булдым. Хәтта, физика һәм математика буенча өйдә өстәмә күнегүләр чишеп, ике ел буена җитди итеп керү имтиханнарына әзерләндем. Әмма документлар тапшырырга килгәч, аларны биология, география һәм химия факультетына бирдем. Һәм моңа бер дә үкенмәдем, - ди шәһәрдәшебез.

1983 елны Альфира ханым Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Биш ел буена химия, география һәм биология фәннәре буенча белем туплый. Уку - энә белән кое казу булса да, студент елларын Альфира ханым сагынып искә ала. Башкалада яшьләр өчен тормыш кайнап торган. Һәр көн яңа белем, кичерешләр, тәэсирләр алып килгән. Авыр минутларда исә ярдәмгә һәрчак гаилә килгән.

- Тумышым белән мин Мамадыш районының Арташ авылыннан. Күп балалы гаиләдә үстем. Сигез бала арасында төпчеге булдым. Әтием Харис һәм әнием Мәүҗидә - гади авыл кешеләре, колхозчылар иде. Аларның яшьлеге авыр сугыш чорыннан соңгы елларга туры килгәнгә күрә, белем алырга мөмкинлекләре булмаган. Әмма моңа карамастан, алар бик зирәк һәм акыллы иделәр. Авылдашларыбыз да еш кына алардан төрле киңәшләр сорап килгәннәр. Әти-әниемнең кунакчыл булулары аркасында да безнең өйдән кеше өзелмәде. Көндез ишегалларына бала-чага, кичләрен өйгә зурлар җыелды. Андый кич утыруларда шактый гына хикәяләр сөйләнде, тормыш тәҗрибәсе дә уртаклашылды. Бәлки, боларның барысы да безгә дә тәэсир иткәндер. Без кызыксынучан, белемгә омтылучан булып үстек. Иҗатка да тартылдык. Туганнарым арасында да иҗади һөнәр ияләре булды. (ТР мәдәният хезмәткәре, язучы, журналист Нәзифә Кәримова бертуган сеңлесе - автордан)

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Альфира ханым гаиләсен корып Перьмга күченеп китә. Анда укытучы булып эшли башлый. 1991 елда исә тормыш юлы аны автогигант каласына Яр Чаллыга алып килә. Монда кайткач ул укытучы булып эшләвен дәвам иттерә.

- Беренче дәресегезне хәтерлисезме?

- Әйе, анда кичергән каушау хисләре әле дә хәтеремдә. Дүртенче курста укыган вакыт иде. Безне практикага Казанның 10 нчы интернат мәктәбенә җибәрделәр. Беренче дәресемне шунда укыттым. Теманы билгеләп, планны җентекләп язып әзерләндем. Дәрестә курсташлар да, куратор һәм укытучылар да утырды. Шөкер, билгеләнгән вакытка сыешып, дәресне матур итеп үткәрдем.

- Егерме өч ел вакыт эчендә сез шактый гына баланы укытып чыгардыгыз. Үткән еллар һәм хәзерге чор укучылары бер-берсеннән аерыламы?

- Әйе, балалар төрле. Әмма шөкер, минем укучыларым бик яхшы булды. Әлбәттә, араларында шуклар, тыңламаучылар да юк түгел иде. Аеруча укытучы булып эшли башлаган беренче елларымда алар белән еш эшләргә туры килде. Күрәсең, яшь белгеч буларак, алар миңа бик җитди итеп карамаганнардыр ул вакытта. Әмма хәзер балалардан зарлана алмыйм. Алар белемгә дә омтылалар, тәртип ягыннан да бик яхшы. Мин үзем дә бик таләпчән педагог.

- Нинди балалар белән эшләве авыррак: сабыйлармы әллә зурлар беләнме?

- Әлбәттә, кечкенәләр белән күбрәк йөгереп йөрергә туры килә. Алар бит әле балалар. Аларның һаман да шаярасы, уйныйсы килә. Сабырлык, игътибарлык та аларга җитеп бетми. Әмма су ташны шомарткан кебек, үсә барган саен алар да җитдиләнә. Мин дә укытучы буларак, белем алу процессын җиңеләйтеп, аны кызыклы итәргә тырышам. Мәсәлән, үзем җитәкләгән бишенче сыйныф укучылары өчен үзенчәлекле алымны - балаларны төркемнәргә бүлүне кулланам. Класста, алты баладан торган биш төркем җыйдым. Аларның һәрберсенә җитәкче билгеләдем. Атна саен әлеге төркемнәр яхшы билгеләр алу буенча бер-берсе белән ярышалар. Атна ахырында күрсәткечләрне чагыштырып җиңүчеләрне билгелибез. Уен алымы балаларны яхшы итеп укырга этәрә. Аларда кызыксынучанлыкны да арттыра.

Зур сыйныф укучылары өчен уеннар кирәкми. Алар мәктәптән чыгып китәргә әзерләнеп, билгеле бер максат белән белем алалар. Шуңа да укытучыны да тиз аңлыйлар. Әмма сабыйлар белән күңеллерәк.

- Сыйныф җитәкчесе булу өстәмә авырлыклар тудырмыймы соң?

- Балалар янында укытучы картаймый, һаман яшәрә, диләр бит. Шуңа мин дә алар белән рәхәтләнеп эшлим. Гомумән, укытучы булып эшли башлаганнан бирле класслар алам. Мәсәлән, беренче елларда миңа тугызынчы сыйныфны җитәкләргә туры килде. Бик шук иделәр. Әмма аларны да яхшы гына олы тормышка озаттым. Хәзер менә аларның балаларын да укытам, 21 нче мәктәпнең 5 "Б" сыйныфы җитәкчесе булып торам. Берүземә 30 бала. Алар белән төрле чараларда катнашабыз. Мәсәлән, күптән түгел урманга экскурсиягә бардык. Шулай ук өмәләрдә, бәйрәмнәрдә актив катнашабыз. Менә шулай гөрләп яшибез.

-Сезнең фикерегезчә укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Минемчә, һәрбер укытучы да принципиаль булырга тиеш. Бу тәртипне дә саклаячак, балалар да сине хөрмәт итәчәкләр. Тырышкан укучыларны да бәяли белергә кирәк. Аларны мактагыз да, яхшы билгене дә җәлләмәгез. Гомумән, һәрбер баланың начар ягын да, уңайны да дөрес күрә белергә кирәк. Безнең эш түземлелекне сорый. Шуңа да әлеге сыйфатны да үзегездә булдыру сорала.

- Яшь укытучыларга ниди киңәшләр бирер идегез?

- Иң беренчедән, классыгызда тәртип урнаштырыргыз. Мәсәлән, мин парта артына кыз һәм малайны утыртам. Үзем өчен әлеге исемлекне язып куеп, һәр дәрестә аны барлыйм. Бу тәртипне, балаларның игътибарын да саклап калырга ярдәм итә. Моннан тыш парта төзеклелеген дә тәэмин итәргә булыша. Яшь белгечләргә эштә дә, җәмгыять тормышында да активлыкны күрсәтергә киңәш итәм. Сезне күрсеннәр, истә калдырсыннар. Балаларны да төрле бәйгеләрдә катнаштырырга тырышыгыз. Гомумән, җаныгызны биреп, балаларны яратып, эштән тәм табып эшләгез.

Укытучы һөнәре җиңел түгел, сүз дә юк. Әмма сабый балаларның акыллы шәхесләр булып үсеп җитүләрен күрү үтә дә куаныч. Кем белә, бәлки, сез укыткан класстан булачак ил хакимнәре, җитәкчеләр, әдәбият һәм сәнагать әһелләре, спортчылар чыгар. Димәк, сез илебез киләчәгенә дә үз өлешегезне кертәсез. Халыкара укытучылар көне уңаеннан, барлык мәгариф өлкәсендә эшләүче белгечләрне һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз! Cезгә гаилә бәхете һәм сәламәтлек телибез. Эшләрегез уң, балалар тәүфиклы булсын!

Альбина ЗАРИПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: