Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларга – бүләк

Түрәләр яңа туган балаларга дәүләт тарафыннан бүләк ясарга кирәк дигән карага килгәннәр. Ул үз эченә сабыйга ярты елга җитәрлек кирәк-яракларны ала. Әгәр әлеге проект хупланып, үз көченә керсә, бала тудыру йортыннан чыкканда, аны һәр анага тапшырачаклар.

Проект икътисадны үстерү министры белән килешенгән һәм икенче елдан инде гамәлгә керергә мөмкин. Хезмәт министры сүзләренә караганда, сабыйга биреләчәк бүләкләр бары тик Россиядә генә җитештерелгән продукт булырга тиеш. Шунысын да искәртеп үтергә кирәк, 80 илдә әлеге проект инде тулы көченә эшләп килә.

Сәүдә һәм сәнагать министрлыгы әйтүенчә, бу инициатива үз илебездә җитештерелгән продукцияне популярлаштырырга һәм илдәге демографик үсешне яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев