Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларга ташлама белән

Июнь аенда кертелгән 10нан алып 17 яшькә кадәр балаларга тимер юлда йөргән өчен җәйге 50 процентлы ташлама билетлар сатуны арттырган. "674,5 меңнән артык бала сәфәр кылган, бу узган елгыдан 16,6 процентка күбрәк", - диелгән "Россия тимер юллары" ААҖ хәбәрендә. Июнь-август айларына барлыгы 1,5 млннан артык ташламалы билет сатылган. Компания искәрткәнчә,...

Июнь аенда кертелгән 10нан алып 17 яшькә кадәр балаларга тимер юлда йөргән өчен җәйге 50 процентлы ташлама билетлар сатуны арттырган. "674,5 меңнән артык бала сәфәр кылган, бу узган елгыдан 16,6 процентка күбрәк", - диелгән "Россия тимер юллары" ААҖ хәбәрендә. Июнь-август айларына барлыгы 1,5 млннан артык ташламалы билет сатылган.

Компания искәрткәнчә, элек ташламалы билетлар 1 сентябрьдән 31 майга кадәр гамәлдә булган. 2016 елда укучыларга ташламалы билетлар ел дәвамында сатыла. Россия тимер юллары югалткан табышны "үз ресурслары хисабына" компенсацияли. Бу җәйдә компания 17 яшькә кадәр булган 5,5 млн нан күбрәк баланы йөртергә ниятли. Шул исәптән оешкан төркемнәр составында - 500 меңнән артык (моның өчен соңгы елларда төзелгән вагоннардан 27 состав оештырылган).

(Гөлшат Ганиева http://tat.tatar-inform.ru)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев