Шəhри Чаллы

Балаларны сакланырга өйрәтик

Бу елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда зыян күрүчеләр белән 355 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда сигез кеше һәлак булган һәм 430 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Республиканың юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясе башлыгы Ленар Габдрахманов Чаллыга килеп, киңәшмә үткәрде.

Башта ул Чаллыда юл һәлакәтләре күп булган урыннарны карады. Күптән түгел автобус белән җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә шофер һәлак булды. Белгечләр әйтүенчә, М7 трассасында һәлакәтләрнең күпчелеге «кесәсез» борылышлар. Машиналар сул яктан  кереп куркыныч тудыралар. Ленар Габдрахманов фикеренчә, биредә тормоз полосасы ясарга кирәк, разворот алдыннан, башкаларга комачауламас өчен машина йөртүче тизлеген киметә. 
Республиканың баш дәүләт автоинспекторы җәяүлеләр кичүе алдына светофорлар куярга кирәклеген ассызыклады. Аларны җәяүлеләр үзләре кабызачак. Ленар Габдрахманов Хәсән Туфан проспектында җәяүлене бәрдергән урында да булды. Җәяүле тиешсез урыннан юл аша чыгып, зыян күргән. Баш автоинспектор бу урынга ясалма тигезсезлек куярга кирәк. Шәһәрнең 
дәүләт баш автоинспекторы Радий Кадиков Орлов боҗрасында булачак юл развязкасының проектын тәкъдим итте. Яңа шәһәрне һәм М7 трассасын тоташтыручы юл боҗра өстеннән чыгып,  Уфа һәм Казан якларына китәчәк. Төзелешне 2022 елда федераль бюджет акчасына төзи башлаячаклар. 
Иң аянычлысы юл һәлакәтләрендә балалар зыян күрә. 2021 елның 9 аенда шәһәрдә балалар катнашында 80 юл-транспорт һәлакәте булган, бер бала һәлак булган, 83е җәрәхәт алган. Чаллыда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнү мәсьәләсе турында җитди сөйләшү булды. «Яртыеллык нәтиҗәләр буенча балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт һәлакәтләре 2-3 тапкыр артты. Без җаваплы органнар белән эшләп бу күрсәткечне шактый киметтек», – диде Радий Кадиков.
Балигъ булмаганнарның саксызлыгы аркасында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 25е балигъ булмаган җәяүлеләр гаебе белән, 10сы велосипедчылар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре – күрүне чикли торган предметлар арасыннан машина йөртүчеләр каршысына чыгу (15 юл-транспорт һәлакәте), тиешсез урыннан йөрү (6 юл-транспорт һәлакәте), шулай ук велосипедтан төшмичә юлны аркылы чыгу (9 юл-транспорт һәлакәте).
Балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрне кисәтү максатыннан, юл хәрәкәте иминлеге буенча «Имин тәгәрмәч» шәһәр программасы  кысаларында «14нче балалар-яшүсмерләр үзәге» территориясендә «Автошәһәрчек» төзеләчәк.
Моннан тыш, мәктәпләрдә яңа форматта юл хәрәкәте иминлеге почмаклары оештырылачак. 
«Бу – электрон һәм интерактив такталар, велотренажерлар, виртуаль чынбарлык күзлеге. Экранда чынбарлыкка туры килүче хәлләрне чагылдыручы җайланмалар бар. Балаларга болар кызыклы булырга тиеш», –  дип ассызыклады ТР баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов.
Юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнүен кисәтү максатыннан, мәктәп укучыларына яктылык кайтаручы элементлар бирелә.   
«Бу элемент һәр укучыга барып җитәргә тиеш, әгәр кулланылмаса аларны кире кайтарырга тиешләр. Балалар аларны такмыйлар икән, әйдәгез, алардан баш тартыйк һәм балаларга туры килә торган элементлар ясыйк. 
Балаларга кызыклы вариантларны сайлыйк. Яңа тәкъдимнәр бар һәм без аларга акча тотачакбыз. Мәсәлән, беренче сыйныфлар өчен каралган яктылык кайтаручы элементлар өлкән сыйныфлар өчен туры килми», – дип искәртте республиканың баш инспекторы. 
Балалар арасында юл һәлакәтенә очраучы балалар саны буенча 42нче мәктәп лидер. Бу мәктәптән – 4, 35нче мәктәптән – 3, 9, 25, 32, 40, 41нче мәктәпләрдән икешәр укучы. Республиканың баш инспекторы бу мәктәпләр белән аерым эшләргә, балалар арасында аңлату эшләренә игътибарны арттырырга кирәклеген әйтте. 
Аның каравы, автобус йөртүчеләр гаебе белән аварияләр саны кимегән. 17 юл-транспорт һәлакәтендә 24  кеше зыян күргән. 
Узган елның шул чорында 19 һәлакәт булган. Зыян күрүчеләр дә 5 кешегә артык. Шоферларны рейска чыгар алдыннан тикшерү яхшырган. Быел исерек килеш һәм машина йөртү таныклыгыннан башка автобус руле артына утыру очраклары теркәлмәгән. Белгечләр юл һәлакәтләре кимүне шәһәр урамнарына 40 зур автобус җибәрү белән бәйлиләр. Моннан тыш, «Пассажирлар йөртү» предприятиесендә автобусларның 60%тан артыгы заманча  видеорегистратор белән җиһазланган.
Юлда машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә кагыйдәләрне төгәл үтәсә, зыян күрүчеләр дә, кайгы-хәсрәт килгән гаиләләр саны да азрак булыр иде. 

 

Фото: nabchelny.ru/ сайтыннан. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: гибдд
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: