Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларны алыштыру 40 елдан соң ачыкланган

Пермь краеның Пожвинск бала тудыру йортында 1978 елның 7 мартында 4 сабый дөньяга килә. Римма Швецова белән Юлия Савельева кыз бала тудыралар. Баланы алып кайткач та Римманың күңеле урынында булмый, ул баланың чит кешеләргә охшаган булуын сизенә. Моның аркасында ире белән еш талаша башлыйлар, хәтта аерылышалар. Ә Юлия Савельева гаиләсендә...

Пермь краеның Пожвинск бала тудыру йортында 1978 елның 7 мартында 4 сабый дөньяга килә. Римма Швецова белән Юлия Савельева кыз бала тудыралар.

Баланы алып кайткач та Римманың күңеле урынында булмый, ул баланың чит кешеләргә охшаган булуын сизенә. Моның аркасында ире белән еш талаша башлыйлар, хәтта аерылышалар. Ә Юлия Савельева гаиләсендә үскән кызның әти-әнисенә охшамавына башта бик игътибар итеп тормыйлар. Күп еллар үткәч кенә Юлия Риммага үзенең шикләре хакында сөйли ала. ДНК-тест хатыннарның балалары алыштырылган булуын дәлилли. Дәваханәдәге бер хата 40 ел буе, ничә кешенең язмышын үзгәртеп, рухи газапларга дучар иткән булып чыга... Әлбәттә, эш тикшерүгә тапшырылган, гаризалар язылган...

http://kiziltan.ru/raznoe/10135-balalarny-alyshtyru-40-eldan-so-achyklangan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев