Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларны машинада йөртү кагыйдәләре үзгәрә

2017 елның 1 гыйнварыннан Россиядә Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә 12 яшькә кадәрге балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре өлешенә кертелгән төзәтмәләр үз көченә керә. Беренчедән, яңа елдан җиде яшьтән зуррак балаларны машинаның арткы утыргычына махсус тоткыч җайланмадан башка утыртырга ярый. Әмма алгы утыргычка 12 яшькәчә балалар махсус утыргыч ярдәмендә генә утыртыла: бу -...

Икенчедән, балалар автокәнәфиенең конструкциясе баланың буена һәм авырлыгына туры килергә тиеш. РФ Эчке эшләр министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, бу таләп яшь пассажирны юл-транспорт һәлакәте булганда ныграк саклау өчен мөһим.

Өченчедән, 2017 елның 1 гыйнварыннан җиде яшькәчә балаларны автомобиль салонында үзләрен генә калдыру катгый тыела. Әти-әниләре берничә минутка киткәндә дә баланы үзләре белән алырга тиеш.

Моннан тыш, штраф санкцияләре дә үзгәрә. Балаларны махсус тоту җайланмасыннан башка машинада йөрткән өчен 3 мең сумга кадәр, җиде яшькә кадәрге баланы транспорт салонында үзен генә калдырган өчен 500 сум штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев