Балалары булган гаиләләргә яңа ярдәм чаралары каралды
Республикада бала туу очраклары 20 меңгә кимегән.
2025 елдан “Герой Ана”лар Россиянең Хезмәт Геройлары алган социаль гарантияләргә ия булачак. 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләргә пенсия билгеләгәндә бала караганда эшләмәгән вакытларын да стажга кертәчәкләр. Көндезге бүлектә белем алучы студент хатын-кызлар йөклелек һәм бала табу буенча минималь пособие алачак, ә социаль контракт төзегәндә бердәм пособие исәпкә алынмаячак.
Эш белән тәэмин итүчеләр бала туганда 1 млн сумга кадәр салым түләүләреннән азат итәчәкләр.
2026 елдан ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләр өчен, керемнәре 1,5 яшәү минимумыннан түбән булса, НДФЛ 6% белән генә исәпләнәчәк, ә аерма кайтарылачак.
“Гаилә” милли проекты кысаларында балалары булган гаиләләргә ярдәм чаралары дәвам итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов республикада демографик проблеманы җайга салу өчен яңа программалар уйларга йөкләде. 2015 ел белән чагыштырганда, 2024 елда Татарстанда бала туу очраклары 20 меңгә кимегән.
Гүзәл Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев