Шəhри Чаллы

Балаларыгыз дөрес тукланамы?

Беребезгә дә сер түгел, кайбер балалар иртәнге ашка бер чынаяк чәй генә эчә, ләкин без балаларыбызны иртән, кичен тиешенчә тукландырырга тиеш. Яшь буынның сәламәт булып үсүендә дөрес туклану зур роль уйный.

Туклану - шулай ук, сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Яшь үз­гәрүгә карамастан, укучы­ның көндәлек режимында туклану тәртибе үзгәрергә тиеш түгел. Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклануның төрле булуы зарур.
Иртә - организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше. Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм туклыклы матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз. Иртәнге ашта укучы көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш. "Иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны иптәшең белән бүлеш, ә кичкесен дошманыңа бир", дип юкка гына әйтмиләр.
Чынлыкта исә иртәнге аш кыяклылардан (энергия бирүчеләр), җиләк-җи­мешләрдән (витаминнар), сөт продуктларыннан (аксым һәм файдалы мат­дәләр) торырга тиеш.
Ботка, мәсәлән, балалар өчен иң кулай ризык: тәмле дә, файдалы да, җиңел дә, туклыклы да. Тик ашыйбызмы соң без аны? Бик сирәк.
Сөттә пешкән дөге боткасы балалар өчен иң файдалы ризык булып санала. Шулай ук сөттә пешкән солы, манный ярмасы бик файдалы.
Сөт продуктлары кеше организмын тулы кыйм­мәтле аксым, кальций, фосфор, калий, А, Д, В2 витаминнары белән баета. Алар файдалы микроорганизмнарга да бай.
Сөт продуктлары ор­ганизм­ның үсүе, сөякләр­нең һәм тешләрнең ныгуы өчен бик кирәк. Алар тән тиресенең, тырнакларның һәм чәчнең чисталыгын тәэмин итә, эчәклек эшчәнлеген җайга сала, башка төр азык-төлекнең үзләштерелүенә уңай йогынты ясый. Сөт продукт­лары җитәрлек булмаган очракта, кеше организмында кальций җитешми башлый. Ә бу исә балаларның - рахит, үсмерләрнең һәм өлкәннәрнең остеопороз белән авыруына китерә, сөякләрнең ныклыгын какшата.
Сөт продуктлары турында сүз башлагач, сөтнең башка файдалы якларына да тукталып үтик.
Сөттә 200 төрле файдалы матдә бар. Аны "чибәрлек эликсиры" дип атаулары да юкка түгел. Сөт бер дигән косметик чара да. Алманы сөттә пешереп, иләк аша үткәрергә, суынгач, биткә сөртергә. 20 минуттан битне җылы су белән юарга. Бит тиресе яшәреп китәр.
Күз кабаклары шешен­гәндә, сөткә манылган мамык кисәген 10 минутка күзләрегезгә куеп торыгыз. Ирен кырыйлары ярылса, иреннәр яргаланса да сөт эчәргә, сыр ашарга кирәк. Караңгыда начар күрсәгез дә сөт, сыр ярдәмгә килер.
Җиләк-җимеш, яшел­чәләрдән ясалган сутлар да көнлек витамин чыганагы булып тора. Һәр иртә эчелгән 2 стакан әфлисун суты көне буена җитәрлек С витамины бирә. Алардагы туклыклы матдәләр 10-15 минуттан соң ук үзләштерелә башлый. Сутка шикәр салырга киңәш ителми. Гадәттә, сутны эчәр алдыннан гына ясыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: