«Балаларымны рәнҗетүенә түзә алмадым»
Чәчтараш булып эшләүче Люция ханым үзенең катлаулы тормышы турында.
Ул үзе Азнакай районы кызы. Чаллыда медицина көллиятен тәмамлаган. Шунда ук беренче мәхәббәтен очраткан. Яшь чак – җүләр чак. Илдарның тәмле теленә, алып килгән бүләкләренә алданып, танышуларына ярты ел узгач кияүгә чыгарга ризалык биргән.
«Без Илдар белән тышкы кыяфәтләребез белән дә охшаш. Танышырга кайткач әти-әнием дә аны җылы кабул итте. Илдарныкылар да мине «кызым» дип яраттылар. Тик туйлар узып арендалаган фатирда яши башлауга ул үзенең тискәре якларын күрсәтә башлады. Мин эштән кайтканда дусларын җыеп пикник оештыра торган булды. Түздем түздем дә тавышлана башладым. Аның моңа ачуы килде. «Без бит сиңа комачауламыйбыз, сөйләшеп кенә утырабыз», – дия иде. Көне бу операция шәфкать туташы булып эшләп, арып кайтуга өйдә чит кешеләрне күрәсе килми иде шул.
Китеп бармакчы идем, әмма Илдарның өйдәге эшләрне бу хатын-кызныкы, бу ир-атныкына бүлмәве туктатты. Мин аңарда уңай сыйфатларның күбрәк икәнлеген күреп, гаиләне ничек тә саклап калырга тырыштым.
Аннары кызыбыз, өч елдан соң улыбыз туды. Ирем эштә, мин көне буе өйдә. Балалар карыйм, өй җыештырам, ашарга пешерәм. Тора-бара Илдарның балаларның уйнавына ачуы килә башлады. Берсендә ул улыбызны төртеп җибәрде, 3 яшьлек сабый башы белән батарейга барып бәрелде. Кызымны муеныннан тотып тартып екты. Тәнендә гомерлек эз калды. Бик ачуым килде. Әнисенә шалтыраттым: «Илдар балаларга кул күтәрә», – дип зарландым. Ана кеше мине аңлар дип уйладым. Ә ул: «Балаларыңны үзең кара. Минем улыма ял итәргә комачаулаганнардыр, – дип мине аяктан ега язды. Хатын-кыз авырлыкларга түзә бит ул, мин дә бирешмәскә тырыштым.
Илдар никтер балаларны яратмады. Аларның берсе мәктәпкә, икенчесе балалар бакчасына киткәч, мин эшкә чыктым. Тормыш җайланыр әле дип өметләндем. Бер көнне ирем кич белән дустының мотоциклында йөргәндә бер машинага барып бәрелгән. Суд 300 мең сум акча түләтергә карар кабул итте. Моннан 10 ел элек бу шактый сумма иде. Без акчасыз калдык. Илдар көннән-көн холыксызлана башлады, акчасы булмагач дуслары белән дә очраша алмады. Миңа ачуын чыгарды, балаларга кул күтәрде.
Түзә алмадым, балаларымны алдым да Саба районына, туганнарым янына китеп бардым. Хастаханәгә шәфкать туташы булып эшкә урнаштым. Әти-әни, туганнар ярдәме белән бәләкәй генә йорт сатып алдым. Шунда матур гына яши башладык. Бер еллап ирсез, тыныч кына яшәгәндә юлымда Ришат исемле егет очрады. Мине эштән каршы алып, өйгә кадәр озата башлады. Аннары: «Балаларга кул эшләре ясарга булыша алам», – дигән булып өйгә керергә омтылыш ясады. Бер айлап кертмәдем.
Туган көнем көнне эштән чәчәкләр күтәреп чыкканда, бу каршыма килде. Кесәсеннән чыгарып, бармагыма бик матур алтын йөзек кигерде. «Балаларың өчен терәк, яхшы дус булырмын. Люция, миңа кияүгә чык», – диде. Хатын-кызга игътибар, җылы сүздән башка тагын нәрсә кирәк инде, ризалык бирдем.
Ришат белән дә башта бик матур яшәдек. Тора-бара ул да холкын күрсәтә башлады. Хезмәт хакын анасына бирә торган булды. Балаларга да кул күтәргәләде, янәсе тәрбияли. Уртак балабыз Алсу тугач, ана капиталына акча бигргәннәр иде. Шуңа бозаулар алып үстереп саттык. 130 мең сум тирәсе акча булды. Аны да күреп кенә калдык, бер мең сумын миңа, калганын әнисенә илтеп бирде.
Ришат алькогольле эчемлекләр ярата иде. Берсендә исерек килеш, бер айлык балабызны башы белән идәнгә төшереп җибәрде. Эпилепсия булды. Ярый әле вакытында Казанның балалар клиник хастаханәсендә дәваландык. Алсуыбыз терелде. Әмма Ришат бу хәлдән соң да нәтиҗә ясамады.
Кызыбызга ике яшь тулгач эшкә чыктым. Бу вакытта Ришат зур балаларга кул күтәрми иде инде. Аның каравы рухи яктан бимазалады. Берсендә эштән кайтсам, улым верандада басып тора иде. Кыш көне иде бу. Илмирның кичкә температурасы күтәрелде. Хастаханәгә бардык, тикшергәч, үпкәсенә салкын тию ачыкланды, улымны алып калдылар.
Түзәрлегем калмады, ялга чыккач, өч баламны алып Чаллыга килдем. Башта дустымда, аннары фатир арендалап тордык. Социаль хезмәткәр, массаж ясаучы булып эшләдем. Аннары чәчтараш һөнәрен үзләштердем. Балаларым мөстәкыйль булып үстеләр, шуңа күрә берничә урында тыныч күңел белән эшләп, ике бүлмәле фатир алдым.
Беренче ирем Чаллыда яшәсә дә, балаларның хәлен белергә килгәне юк. Ришат Сабадан килеп йөри, балаларга бүләкләр, кирәк-яраклар ала. Мин элеккеге ирләремә, аларның туганнарына балалар белән очрашырга рөхсәт итәм. Аралашып, дус булып үссеннәр. Аллаһка шөкер, мин бүгенге тормышымнан канәгать. Хәзер бик яратып чәчтараш булып эшлим.
Статус өчен генә ир белән яшәргә кирәкми. Ир кеше хатын-кызны хөрмәт итәргә, балаларны яратырга тиеш. Бу сыйфатлары юк икән, үзе генә яшәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев