Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Баламның органнарын алырга уйладылар шикелле..."

Уфадан Төркиянең Алания шәһәренә ял итәргә барган хатын 7 яшьлек кызына операция ясаттырмаган.

Уфадан Төркиянең Алания шәһәренә ял итәргә барган хатын 7 яшьлек кызына операция ясаттырмаган. Ул аның органнарын алырга уйладылар дип исәпли.
Баланың эче авырта башлагач, ул ашыгыч ярдәм чакырта. Табиблар аны балага ашыгыч рәвештә операция ясарга кирәк дип ышандырмакчы була.
- Миңа кем беләндер киңәшләшергә кирәк иде, әмма телефоным сүнде, - ди ул. - Аңа зарядка сорыйм, беркем дә бирми, хәтта ресепшнда да телефонга тотындырмыйлар. Биш сәгать азапландык. Балага бер дару да бирмиләр, операция дип тик торалар. Риза булмый чарам калмады.
Моның өчен аларны Анталиягә алып китәләр. Анда ул Төркиядә яшәгән танышына шалтырата ала. Аның ире төрек милләтеннән була. Алар тиз арада килеп җитә һәм табиб белән үз телендә сөйләшәләр.
- Әле генә операция ясарга кирәк дигән табиб, алар белән сөйләшкәннән соң бөтенләй үзгәрде, баланы бары тик уколлар белән генә дәвалаячагын әйтте, - ди хатын. - Миңа калса, кызыма операция ясаган булып, аның органнарын алырга уйладылар.

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/balamny-organnaryn-alyrga-uyladylar-shikelle-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев