Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баланы таганнан еккан ир-атка җәза билгеләнде - ВИДЕО

Чаллыда әлеге эш буенча бүген иртән суд булды.

Чаллының мировой судында хөкем ителүче Рәмиз Шәймиевка җәза чыгарылды. 

Аңа, ярты елга сынау вакыты белән, хезмәт хакының 20% ын тотып калып, дүрт ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләделәр. 

Исегезгә төшерәбез, бу хәл узган җәйне була. 58/25 йорты ишегалдындагы таганда ике кыз атына торган була. Аларның берсе егылып төшә. Егылган кызның әтисе үч алырга теләп, икенче кызны да таганнан егып җибәрә. Нәтиҗәдә, ир-атка РФ Җинаять Кодексының 116 маддәсе буенча «Кыйнау» җинаять эше кузгатылган, тикшерүне шәһәр прокуратурасы контрольгә ала.

Зыян күргән кызның әтисе Антон Трусов хәбәр иткәнчә, ул суд карары белән риза түгел. 

- Кызыма зыян иткән кешенең тормышы берничек тә үзгәрәмәячәк: ничек эшләгән, шулай дәвам итәчәк. Бары дүрт ай эчендә генә дәүләт файдасына 20 процент акча күчерәчәк. Мин моның белән риза түгел, шәһәр судына мөрәҗәгать итәчәкмен, - диде ул «Шәһри Чаллы» газетасына. 

Шуны да билгеләп үтик: Антон Трусов Рәмиз Шәймиев өчен максималь җәза сораган булган. Аны гаепли торган маддә буенча ул ике елга ирегеннән мәхрүм итүне күздә тота.

 

Фото: https://chelny-biz.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы