Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә? (ЙОЛДЫЗЛЫ ПРОЕКТ)

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Татар эстрадасы йолдызлары балаларын яңа уку елына әзерли башлаганмы әле? Бу гаилә бюджетына күпмегә төшә? Киемнәрне, уку кирәк-яракларын кайдан алалар (кибеттән, базардан яки тектерәләрме)? ///Ләйсән Гыймаева (җырчы):/// - Әгәр дә дәфтәрдән алып киемгә кадәр аласың икән, кыйммәткә төшә дип уйлыйм. Чөнки сыйфатлы...

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Татар эстрадасы йолдызлары балаларын яңа уку елына әзерли башлаганмы әле? Бу гаилә бюджетына күпмегә төшә? Киемнәрне, уку кирәк-яракларын кайдан алалар (кибеттән, базардан яки тектерәләрме)? ///Ләйсән Гыймаева (җырчы):/// - Әгәр дә дәфтәрдән алып киемгә кадәр аласың икән, кыйммәткә төшә дип уйлыйм. Чөнки сыйфатлы әйберләрнең бәясе бар. Үзем кызларга мәктәп кирәк-яракларын бер-ике баруда алам. Канцелярияне зур сәүдә үзәкләреннән дә, китап кибетләреннән дә алабыз. Ә киемнәргә килгәндә, узган ел тектергән идек, сыйфаты ошап бетмәде. Шуңа күрә быел сатып алдык. Ел буена кияргә 2 төрле комплект әзерлим. Кызлар төрләндерергә ярата. ///Әсхәт Дөбер-Шатр (җырчы):/// - Балаларыбыз күптән мәктәпкә әзер. Төркиягә ялга барасы булгач, алдан барысын да әзерләп куйдык. Аллага шөкер, күңел тыныч. Ялдан соң кибетләрдә йөрисе килми бит. Чит илдән кайтуга, балаларны "Булачак инженерлар" лагерена җибәрдек. Без киемнәрне кибеттән генә алабыз. Бәясенә килгәндә, мин финанс якларын хатыным Айгөлгә тапшырдым. Шуңа да күпме киткәнен әйтә алмыйм. Без шәһәр читендә торабыз. Көн саен шәһәргә килгәндә юлыбыз мәктәп аша үтә. "Мәктәпне сагындыгызмы?" дип сорагач, хор белән "Ю-юк" дип җавап кайтаралар. ///Алсу Фазлыева (җырчы):/// - Улыбыз Аязны яхшы, дәрәҗәле лицейгә бирдек, иң яхшы укытучыларның берсенә. Шуңа күрә таләпләр катгый. Аязның мәктәпкә барасы килә. Җәй буе шөгыльләндек, яңа уку елына әзерләндек. Сөйләм теле өстендә эшләдек. Без дә бөтен көчне куябыз, барысы да балалар өчен бит. Менә 1 ай элек улыбызга костюм алып кайттык. Әле башка әйберләр алмаган. Бер-ике төрле аяк киеме алырга кирәк булыр инде. Бөтен әйберне яңадан җыярга кирәк. Ничә сум китәсен күз алдына да китерә алмыйм. Кайда очсызрак икәнен дә белмим. Болай киемнәрне базардан, кибет кебек җирдән алабыз. ///Илшат Вәлиев (җырчы):/// - Балаларны мәктәпкә җыярга өлгермәдек әле, чөнки өйгә кайтып кергәнебез юк диярлек. Бер кич кунабыз да, тагын чыгып китәбез. Хатын белән шаярып фатирыбызны кунакханә дип атыйбыз. Кунып кына чыга торган җир төсле. Быел улым - бишенче, кызым дүртенче сыйныфка бара. Мәктәпне бер дә сагынмыйлар шул. Балаларга уку кирәк-яракларын, киемнәрне гади кибетләрдән дә, базардан да алабыз. "Яңа Тура" базарыннан бөтенесен өеп алып кайтабыз. Яңа уку елына әзерләнү якынча 30 меңгә төшәр дип уйлыйм. Әлеге төгәл белмим. ///Зәмирә Рәҗәпова (алып баручы):/// - Улымны мәктәпкә җыя башладым, быел 5 сыйныфка бара. Икенче мәктәпкә күчтек. Хоккей командасындагы малайларны бөтенесен бер класска җыйдылар. Яңа уку елында гади урта белем бирү мәктәбенә барачакбыз. Бу мәктәп расписаниясе хоккей командасы расписаниясенә нигезләнеп төзеләчәк. Балалар уенга киткәндә уку туктатылып тора. Әлеге вакытка алган киемнәр 8 меңгә төште. Костюмны кибеттән алдык. Уку кирәк-яракларын да китап кибетенә бардык та җыеп кайттык. Мәктәпне сагынмый, менә хоккейны сагына. Июльдә тренировкалары башланды, уку кайгысы юк анда. ///Румия Сәйфуллина akcharlak.com///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев