Шəhри Чаллы

Баласы бакчага йөри башлаган ата-аналар өчен ун киңәш

Балалар бакчасына йөри башлаган сабыйларның барысы да диярлек стресс кичерә.

Балалар бакчасына йөри башлаган сабыйларның барысы да диярлек стресс кичерә.

Адаптация үтүне ничек җиңеләйтергә? Бакчага йөрү җәза түгел, ә бәйрәм булсын өчен нәрсәләр эшләргә? Ата-аналар өчен ун гади генә киңәш бик урынлы булыр.

* Беренче чиратта, үзегез тыныч булырга, тәрбиячеләргә ышанырга тиешсез. Әгәр дә бала каршында алдан кайгырып, “Ул анда нишләр инде, ашатырлармы, өшемәсме, кыерсытмаслармы?” дип, бәргәләнеп йөрсәгез, аның тиз генә өйрәнеп китүен көтмәгез дә.
* Вакытыгыз таләп итә икән, бераз кыска вакытлы төркемгә, берничә сәгатькә генә йөртегез. Бала бакчага йөрүне тынычрак кабул итә башлагач, тулы көнгә калдырырга мөмкин.
* Иртән баланы калдырып киткәндә, качып китү дөрес түгел. Саубуллашу моментын озакка сузу да сезнең файдага булмас. Сабыегызны кочаклап, яратып, төркемгә кертеп җибәрегез.
* Күз яшьләре, истерика — ул, гадәттә, әниләр кызгансын өчен тәгаенләнә. Баланы бакчага әти кеше илтсә, тагын да яхшырак. Артык эмоцияләргә бирелмәү адаптацияне тизләтәчәк.
* “Әгәр бакчада еламый гына калсаң, озак итеп мультфильм карарсың” яисә “Үзең теләгән уенчыкны алып бирәм” дип шартлар куярга ашыкмагыз. Бик тиздән кечкенә кеше сезнең бу гадәтегездән файдалана башлаячак.
* Бакчадан чыккач уңай шартлар тудырырга тырышыгыз. Әйтик, бергәләп көзге яфраклар җыегыз. Өйдә алардан бергәләп аппликация эшләгез.
* Бакчада көннең ничек үтүе турында сөйләшүләр дә файдалы. Үзегезнең бакчага йөргән чагыгызны, нинди ботка яратуыгызны, тәрбияче апаларыгызны искә төшереп, балага тик уңай моментлар турында сөйләгез.
* Балага бакчага йөрүнең зур горурлык булуын аңлатыгыз. Әйтик, картәти-картәниләренә, абый-апаларына аның бакчадагы уңышлары турында мактап сөйләгез.
* Бакчага барырга үгетләгәндә, “Сине тәрбияче апаларың бик ярата, алар сине көтә”, “Син булмасаң, дустыңа күңелсез булачак” дип кабатлаудан кыенсынмагыз. Бала үзенең анда кирәк булуын аңларга тиеш.
* Иң яраткан уенчыгын бакчага алып бару — монысы четерекле мәсьәлә. Еш кына нәкъ шул уенчык башкаларга да кирәк булып чыга. Аннары елаш, тарткалаш башлана. Шуңа күрә сабыегызны бакчада булган берәр йомшак аюга, машинага “ияләштерегез”.

 

https://kiziltan.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: