Баласын бәдрәфтә табып, суга агызган
Яңалыклар тасмасы

Баласын бәдрәфтә табып, суга агызган

Стәрлетамак шәһәрендә агынты суларны чистарту вакытында бала яралгысы табылган

19 ноябрь кичендә эмбрионны канализация-насос станциясенең тырма җайланмасында эшләгән хезмәткәрләр күреп алган. Предприятиегә полиция хезмәткәрләрен чакырганнар.

Тикшерү-оператив төркем бу хатынның шәхесен ачыклый алган. Шул ук көнне иртән шәһәр дәваханәсе бәдрәфендә аның баласы төшкән һәм ул аны суга агызган.

Яралгы - канализациягә, ә аннан – станциягә эләгә. Ул судмедэкспертизага җибәрелгән.

Фото: кп.ру

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


суд, полиция

Нет комментариев