Балконыннан 15 кг кәрәзле бал тапкан
11/27 йортында яшәүче хатын-кыз социаль челтәрләрдә сөенече белән уртаклашты.
"Җәйне без бакчада уздырабыз. Берничә көнгә өйгә кайткан идек, бер күче бал кортларына тап булдык. Балкон эчен һәм тышкы яктан сырып алганнар иде. 112 номерына шалтыраттык. Килмәделәр. Идарә итү компаниясе дә ярдәм итә алмады. Аптырагач, корт тотучыларга мөрәҗәгать иттек. Алар ничек бар - шулай калдырырга куштылар. Кортларның хәзер бал җыйган чагы дип аңлаттылар. Агуларга яисә кыш җитүен көтәргә киңәш иттеләр", - ди шәһәрдәш.
Фатир хуҗасы кышны көтәргә була. Шушы көннәрдә ул балкон идәнен ачтыра. Ә анда 15 кг кәрәзле бал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев