Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балсыз калмабызмы?

Татарстанның берничә районында бал кортлары күпләп үлә башлаган. Бу хәл Россия төбәкләрендә дә күзәтелә.

Кортлар үлүен туктатыгыз

Умартачылар үзләре моны авыл хуҗалыгы культураларын куркыныч пестицидлар белән эшкәртүдән күрә. Аларның әйтүенчә, күп кенә авыл җирләрендә агрономнар юк. Шуңа да фермерлар һәм кырда эшләүчеләр үсемлекләргә агуны норманы сакламыйча, кирәгеннән артык күп сибә. Шуның аркасында бал кортлары кырыла.

Россия умартачылары порталыннан алынган мәгълүматларга караганда, узган елны Самара, Ростов өлкәләрендә, Башкортстан һәм Алтайда йөз меңнән артык корт оясы агуланып үлгән. Быел исә Түбән Новгород, Ульяновск, Саратов, Пенза өлкәләрендә, Мордовиядә һәм башка төбәкләрдә шундый очраклар күбәйгән.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге китергән саннарга күз төшерик: 2016 елда 61,4 мең тонна, 2017дә – 66,0 мең, 2018дә 65,1 мең тонна пестицид кулланылган. Аның күләме белән препаратларның исемлеге дә арта. 2018 елда пестицидлар һәм агрохимикатларның дәүләт каталогын 53 яңа препарат тулыландырган. Алар арасында 19 гербицид, 11 фунгицид, 9 инсектицид, 9 орлык агулагыч һәм 5 үсемлекне үстерүче регулятор бар.

Социаль челтәрләрдәге умартачылар форумнарында да кортлар үлү проблемасы турында фикер алышулар актив бара. Алар Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына бал кортларының күпләп үлүен туктатуны һәм законнарны кабат карауны сораган мөрәҗәгать тә әзерләгән. Мөрәҗәгать авторы әйтүенчә, илдә экологик катастрофа башланган. Агымдагы елда илнең ун төбәгендә генә дә якынча 100 000 корт оясы зыян күргән. Экспертиза нәтиҗәләре кортларның пестицидлардан үлүен раслаган.

 

Зыян якынча йөз мең сум

Биектау районының Урта Алан һәм Аксабаш авыллары умартачылары да килгән зыянны исәпләү белән мәшгульләр. Өченче буын Гамил Хәкимов умартачылык белән кырык елдан артык шөгыльләнә.

– Бабам да, әтием дә умартачы иде. Без алты бертуган да кечкенәдән кортлар карап үстек. Өчебез хәзер дә авылда умарта тота. Кырык ел буена бер тапкыр да мондый хәл булмады. Кортларның һәрберсен аерым исәпләп утырып булмый. Якынча җиде оя бетте. Кортлар хәзер дә үлеп тора. Ояда ана корт үлсә, югалту шактый була, – ди ул.

Гамил абый кортлар үлүнең сәбәбен кырдагы агудан күрә. 14 июньнән 26сына кадәр борчак белән рапска көн дә агу сипкәннәр. Урта Аланда аныкы гына түгел, ике туганыныкы да, башка авылдашларының да кортлары кырылган.

– Кырга сипкән гербицидлар аркасында дигән нәтиҗә генә ясарга кала. Агу сибәселәре турындагы кисәтү кәгазе кибет буена эленгән. Әмма без аны белмәдек. Үзебезгә әйтүче булмады. Миңа калса, умартачылар аерым кисәтелергә тиеш иде. Кисәтелгән очракта да кортларны берничә көнгә ябып куеп булмый, – дип дәвам итә ул сүзен. – Ике атна буена ничек аларны ояда тотыйм. Оя эчендә 36 градус эссе. Шундый шартларда гына алар бала чыгара. Ояларын ябып куйсаң, кортлар борчыла һәм температуралары күтәрелә. Шуннан үзләре дә үлә, кәрәзләре дә эреп төшә. Бик күптән инде авылдашым Камил комбайнда эшләгән вакытында эшкә кортларын ябып киткән иде. Шунда ояларыннан бал агып чыкканын үзем күреп шаккаттым. Сәбәбе шул ояны ябып торудан икән.

Кырдагы культураларга агу сипмичә дә торып булмый, кортларны да очырмый мөмкин түгел. Нишләргә? Гамил абый мондый культураларны авылдан ераграк җиргә чәчәргә киңәш итә. Умарталыкны урманга күчерү уена ул каршы.

– Анда электр уты, гомумән эшләргә шартлар юк. Каравыллап торырга кирәк, аюлар килеп умарталыкны туздырып китүе бар. Урманда яшәп кенә булмый бит, – ди умартачы.

Үлгән кортларын тикшертү лабораториягә озаткан. Аның өчен 5 500 сум түләргә кирәк икән.

 

Кортларны бәйләп куеп булмый

Аксабаш авылыннан Солтан абый Садыйков сүзләренчә, кортлар җавапсызлык, контроль булмау аркасында агуланган.

– Мин үзем дә тракторда эшләгән кеше. Кырда агу сипкән вакытларым да булды. Беркайчан да бал кортларының агуланганын хәтерләмим. Хәзер күпме һәм ничә тапкыр агу сибүне беркем контрольдә тотмый. Бездән бер чакрым ераклыктагы кырда рапс үсә. Аны, берничә кат эшкәреп тормас өчен, бер тапкыр һәм күп итеп сиптеләр. 22 июньдә сипкәннәр иде, әле хәзер дә кортлар үлүен дәвам итә. Җилле көнне агу сибәргә ярамый, аны да контрольдә тотучы юк, – дип зарлана ул.

Шул ук авылдан Шамил Шәрәфетдиновның да умарталары үлгән. Ул агу сибү турында кисәтүче булмады ди.

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/balsyz-kalmabyzmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев