Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балыкчының күңелен балыкчы гына аңлый

Язгы ташу чоры – гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен бик тынгысыз вакыт. Елдагыча кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре балыкчыларның куркынычсызлыгы сагында торалар. Чөнки балыкчылар боз юка дип тормый – сулыкларга ашыгалар.

Әбүзәр Ногманов – Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе:

– Язгы кояш карап, көннәр җылыта башлауга ук, балыкчыларны суга кермәскә өнди башлыйбыз. Өндәп кенә калмыйбыз, таләп итәбез. Язгы боз тиз чатнаучан була, су астына төшеп киткәнеңне сизми дә каласың. Су объектларында батып үлү очраклары булмасын өчен кешеләр күпләп бозга чыга торган урыннарда вакытлыча коткару постларын оештырабыз. Алар тәүлек буе эшли. Шуларның берсе Түбән Кама Гэсы астындагы плотинаның түбән бьефында.  Плотина астында су катмый. Бу балыкчыларның яраткан урыны. Һәм ел да бу урында суга батучы балыкчыларны коткарырга туры килә. Кызганычка каршы,  коткарып кала алмаганнары да булды. Түбән бьефтан кала бездә иң куркыныч урыннар булып Яр буе паркы каршында Шилнә елгасы Камага кушылган җир, Менделеевск ягы, Тукай районының Боерган авылы янындагы сулыклар санала.

Былтыр безнең бүлек җаваплылыгына караган зонада 6 балыкчы суга батып үлде, шуларның 2се Чаллыдан. Узган елның ахырында пенсионер-шәһәрдәшебез плотина астына балык тотарга чыгып, 6-9 метр тирәнлектәге су астына төшеп китте. Коткаручылар, водолазлар аны өч көн эзләделәр, таба алмадылар. Ул әле дә табылмаган. Без һәрвакыт профилактик чаралар үткәрәбез, көн саен икешәр сәгатьлек рейдлар белән чыгабыз, балыкчылар белән әңгәмәләр корабыз.

Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дип әйтеп-кисәтеп торсалар да, күп кенә балыкчылар моңа игътибар итми. Ни өчен яз көне алар үз тормышларын куркыныч астына куеп балык тотарга ашыга? Шушы сорауга җавап эзләп хәбәрчебез Зөһрә Вәлитова Кама елгасында утыручы балыкчылар янында булып кайтты.

Сайрус Батуллин, 74 яшь – курыкмый торган балыкчы

– Үзем яшь чакта мин боз өстендә утыручы кешеләр турында алар юләрләр дип уйлый идем. 60 тан узгач үземә дә шул “чир” кагылды. Миңа балыкны күпме тотсам да җитә. Анысы мөһим түгел. Иң кызыгы – процесс. Анда җыенып чыгып китү – үзе бәйрәм. Атнага бер генә йөрим, табигать кочагында утырам, хатын-кызлардан да ял итәм. Ә өйдә нишләп бетәргә кирәк?

Язгы бозга килгәндә, чынлап та, сак булырга кирәк. Мин белгән җирдә генә тотам. Агым суда, Камада тотарга ярамый, елга кузгалса,  боз белән үзеңнең дә китүең бар.

Бервакыт Камада боз киткән вакытка эләктем мин дә. Лесоцех янында бозны тишеп, кармагымны көйләп кенә җибәрүем булды, бик каты шартлау ишетелде. Карасам, боз кузгала башлады. Боз кисәгендә берничә балыкчы идек,  агым белән китеп барабыз. Ярга кадәр 200 метр чамасы. Яшьләр йөгерә башлады, ә мин булдыра алмыйм, аякларым авырта. Егетләр миңа булыштылар инде. Ай курыктым шул вакытта.

Тик, аңа карап, балыкка йөрүне ташламадым. Нишләпме? Чөнки “балык җене” кагылган миңа. Кемдер үлгәнче җиләк җыя, кемдер урманнарда адаша-адаша гөмбә җыя, ә мин балык тотам. Курыкмыйча йөрим, нидән куркырга? Боз кузгалганда куркыныч җирләргә бармаска гына кирәк. Ике атна балыкка бармасам чирли башлыйм. Мин моны берничек тә аңлата алмыйм. Балыкчының күңелен балыкчы гына аңлыйдыр шул, сез бит балыкчы түгел.

Балыкчылар арасында менә шундый кыю, куркусыз кешеләр дә бар. Хәер, андыйлар башка төркемнәрдә дә җитәрлек. Куркусызлыр белән беррәттән акыл белән эш итә торганнары да очрый. Бер балыкчы фикере белән генә калырга теләмичә, без шул ук сорауны икенчесенә бирдек.

 Геннадий Панов 59 яшь – сак балыкчы:

– Мин Архангельск якларыннан, үземне белгәннән бирле балыкка йөрим. Минем өчен балык эләгәме, юкмы анысы мөһим түгел, бирегә мин саф һава суларга йөрим, тыныч кына, үземнең уйларыма чумып утырырга яратам. Бу сәламәтлек өчен дә бик файдалы.

Юка бозда сак булырга кирәк, әлбәттә, аңыңны югалтып чыгып йөгерергә ярамый. Бер атна-ун көн сабыр итәргә була инде. Боз астына киткән балыкчылар турында гел ишетеп торабыз бит. Бох кузгалу кинәт кенә була. Кайбер балыкчылар бозга басар өчен, көймәләр белән киләләр. Ни өчен алар үз гомерләрен куркыныч астына куялар, дөресен генә әйткәндә, мин дә аңлый алмыйм. Мин чыкмас идем. Үзем белән һәрвакыт бозваткычны алып барам, кирәк икән адым саен боз калынлыгын тикшерәм. Аллаһка шөкер, бәхетсезлеккә очраганым булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев