Бар икән күрәселәр
Бөтендөнья метеорологик оешмасы глобаль җылыну аркасында планетага зур куркыныч янавын кисәтте. Алар әзерләгән чираттагы докладтан аңлашылганча, кичекмәстән берәр чара күрмәсәң, безнең барыбызны да киләчәктә климатик тәмуг көтә. "2016 ел рекордлы җылы булды - температура 2015 елдагы уртача күрсәткечтән 1,1 градуска күтәрелде. Моның нәтиҗәсе буларак, диңгез өслегендә температура тагын да җылынды....
Бөтендөнья метеорологик оешмасы глобаль җылыну аркасында планетага зур куркыныч янавын кисәтте. Алар әзерләгән чираттагы докладтан аңлашылганча, кичекмәстән берәр чара күрмәсәң, безнең барыбызны да киләчәктә климатик тәмуг көтә. "2016 ел рекордлы җылы булды - температура 2015 елдагы уртача күрсәткечтән 1,1 градуска күтәрелде. Моның нәтиҗәсе буларак, диңгез өслегендә температура тагын да җылынды. Шулай ук бозлар эрү аркасында океаннарда су күтәрелү дәвам итә, атмосферада углекислый газ күләме инде әллә кайчан нормадан артып китте", - диелә докладта. Галимнәр фикеренчә, 2017 елда Җир шарын тагын да зуррак һәлакәтләр көтә, чөнки дөнья океаны температурасы һаман да күтәрелә. tatyash.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев