Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Барысы да җирдә – ана кулыннан”

Әниләр көне – ул иң назлы бәйрәм, бу көнне һәр кешенең тормышында иң мөһим кеше булган әнине искә алу. Әниләр көне халыкара бәйрәм. Бу көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әниләр һәм йөкле хатын-кызлар котлаулар кабул итәләр.

21 ноябрь көнне “Камаз” мәдәният йортында эниләр көненә багышланган “Барысы да җирдә – ана кулыннан” дип исемләнгән бәйрәм узды. Чара концерт программасы белән башланып китте. Килгән кунаклар каршында шәһәрнең иҗат коллективлары, үзләренең дәртле биюләре һәм җырлары белән чыгыш ясадылар. “Яз” хореография коллективы, “Вдохновение” ансамбле аеруча аерылып торды.
Барлык хатын-кызларга да котлау сүзләре белән Шәһәр Советы депутаты Виктор Поляков мөрәҗәгать итте “Әни сүзенә без үзебезнең барлык яратуыбызны, ихтирамыбызны, игътибарыбызны салып әйтәбез. Чөнки әни ул бер генә. Хөрмәтле әниләр, булачак әниләр сезне барыгызныда бәйрәм белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим”
Виктор Поляков балалары укуда, спортта һәм иҗатта зур уңышларга ирешкән күп балалы әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук балалары Россия президенты тарафыннан 2018 ел “Волонтер” елы дип игълан иткән акция дә катнашып, зур уңышларга ия булган әниләр дә бүләкләнде.

Әйсинә Рыцева:
“Минем өчен бүгенге бүләкләү көтелмәгән булды. Мин бик шатмын. Минем биш балам бар, алтынчысын көтәбез. Авыр да, күңелсездә түгел. Кайвакыт мин түгел, алар мине тәрбияли. Дөньяны аңлау, аны күрә белү нәкъ менә балалар белән бәйле дип уйлйм мин. Миңа Әни булу ошый, бу минем сәләтем”.
Евгения Селезнева:
“Минем алты балам бар, 4 кыз һәм 2 малай. Үзем шәһәр балалар иҗат үзәгендә эшлим. Балалар төрле түгәрәкләргә йөриләр, кызлар бию белән мавыгалар, улларым көрәшкә өстенлек бирә. Мин һәрвакыт аларга үрнәк булырга тырышам. Чөнки кызларым миңа карап хатын-кыз нинди булырга тиеш икәнне аңлыйлар, улларым булачак тормыш иптәше ниндирәк булуын беләләр. Мин Әни дигән олы исемне күтәрәм”.

Әниле көннәр – төш кебек өннәр,

Әниле көннәр – иң якты төннәр,

Әниле көннәр – елмая гөлләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев