Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башкорт балы сынатмады!

Ниһаять, “Вкусы России” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды

 Төбәк брендлары булып танылган милли туклану продуктларының “иң-иң”нәре ил күләмендәге бәйгедә катнашты. “Бөтен илгә” номинациясендә башкорт балы тәүге өч җиңүче исемлегендә игълан ителде.
Туры эфирда барган чарада Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев катнашты. Үзенең чыгышында ул мондый бәйгеләрнең ел саен үткәреләчәген хәбәр итте һәм әлеге конкурсның төбәкләр бренды булган туклану продуктларын яхшырак тәкъдим итәчәгенә ышаныч бирүен әйтте.
Конкурста Башкортстан 26 милли продукт тәъдим итте һәм ул иң зур заявкаларның берсе буларак бәяләнде. Росиялеләр башкорт балы өчен миллионнан артык тавыш бирде.
Тавыш бирүнең соңгы көннәрендә башкорт балы ышанычлы рәвештә алга чыкты, әмма иң күп тавыш җыючы 10 продукт исемлегенә керергә аз гына җитми калды. Аның каравы, “Бөтен илгә” номинациясендә иң зур бәягә лаек булды.
- Зур горурлык белән әйтә алам: башкорт балы әлеге номинациядә ышанычлы өченче урын алды, ә беренче һәм икенче урыннарны “Адыгей сыры” һәм “Вологда мае” бүлеште. Шулай ук, “Безнең авылдан” продукциясе, “Башкортстан короты” һәм “Кургазак” минераль сулары да зур җиңүгә якын иде, - диде “Бөтен илгә” номинациясе буенча җиңүчеләрне игълан итүче сенатор, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәния буенча комитеты рәисе Лилия Гомәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев