Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Башкорт йыры»нда татарлар рәхәтләндерә генә!»

БСТ каналы хәбәр итүенчә, проектта катнашырга 40 җырчы теләк белдергән. Шуларның 24е финалга үткән. Ландыш Нигъмәтҗанова белән Мөнир Рахмаев үзләренең уңышлары белән Инстаграм челтәрендә уртаклаша. Җиде елда «Башкорт йыры» конкурсында 500 дән артык җырчы катнашкан. Ландыш Нигъмәтҗанова сәхнәдә конкурстан тыш чыгыш ясаган. «Охшаш телләр, охшаш җырлар. Безнең Казанда шушыңа охшаш...

БСТ каналы хәбәр итүенчә, проектта катнашырга 40 җырчы теләк белдергән. Шуларның 24е финалга үткән. Ландыш Нигъмәтҗанова белән Мөнир Рахмаев үзләренең уңышлары белән Инстаграм челтәрендә уртаклаша. Җиде елда «Башкорт йыры» конкурсында 500 дән артык җырчы катнашкан. Ландыш Нигъмәтҗанова сәхнәдә конкурстан тыш чыгыш ясаган. «Охшаш телләр, охшаш җырлар. Безнең Казанда шушыңа охшаш фестиваль уза. Монда катнашуым белән шат. Һәрвакыттагыча, сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынланам», - дигән ул БСТ каналына. Анда Айдар Галимов, Ризат һәм Зинира Рамазановлар, Ришат Төхвәтуллин да чыгыш ясаган. «Башкорт йыры»нда Гран-прины Алмас Хөсәенов һәм Гөлнара Вәлиева алган. «Башкорт йырында» татар җырчылары рәхәтләндерә генә!» - дип язган бер кулланучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев