Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башкортстанда банк кассирына һәм аның иренә карата хөкем карары көченә керде.

Луиза Хәйруллина үзенең ире күрсәтмәсе буенча даими рәвештә акча урлавын ачыклаган.

Башкортстанда банк кассирына һәм аның иренә карата хөкем карары көченә керде.

Беренче инстанция суды 2017 елның августыннан 2019 елның маена кадәр банкның өлкән кассиры Луиза Хәйруллина үзенең ире күрсәтмәсе буенча даими рәвештә акча урлавын ачыклаган.

Ул үзенең эзләрен яшерә, банктан купюраларны яшерен алып чыга һәм аларны букмекер контораларында төрле спорт чараларына ставкалар ясаган иренә тапшыра. Гаепләнүчеләр тарафыннан барлыгы 9 025 270 сум, 140 900 доллар һәм 101 315 евро урланган.

Аннары алар республикада качып йөри, ахыр чиктә Казанга китәләр һәм шунда тотылалар.

Суд Луизаны - биш, аның ирен алты елга хөкем иткән иде. Шулай ук, алар банкка 25 миллион сумнан артык акчаны кайтарырга тиеш.

Хөкем ителүчеләр һәм аларның адвокатлары апелляция шикаяте бирделәр. Республика Югары суды, әлеге шикаятьләрне карап, Салават шәһәре суды карарын үзгәрешсез калдырган.

Фото: Башинформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев