Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башкортстанда кабер ташларын, мөселманча җирләү өчен әйберләрне чүплеккә ыргытканнар

Бу хәл зират караучысы авырып яткан вакытта килеп чыккан.

Башкортстанның Чакмагыш районында яшәүчеләр гадәти булмаган табылдыкка очраган. Авыл читендәге чокырда тугыз табут, кабер ташлары һәм мөселманча җирләгәндә кулланыла торган җәймәләр табылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Беренче булып активист Руслан Нуретдинов чаң суга башлый, аннары бу хәбәр матбугат чараларында тарала.

«Чүплекләр буйлап карарга чыккач, теләсә ни күрергә әзер идем, тик мондый әйберләр булыр дип уйламадым. Бу башка сыймый. Җыештырырга кирәк», — дип яза Руслан социаль челтәрләрдә.

Чакмагыш районы хакимиятендә хәбәр иткәнчә, Бу чокыр Каран авылы зираты янында, районның ерак читендә урнашкан.

«Зират караучысы ике ай буена авырып ятты. Ул бу хәлне күрми калгандыр. Әлеге очракка катнашы булган кешеләр табылмады. Чүплек хәзерге вакытта бетерелде. Чакмагыш районында моңа кадәр андый очраклар теркәлмәде», — дип аңлатканнар район хакимиятендә.

Чыганак:Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев