Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башта - күршесен, аннан үзен үтергән

Чаллыда фаҗигале хәл. Берәү башта – күршесен, аннан үзен үзе үтергән.

Тукай районының “Малиновка-1” башкачылык ширкәтендә 4 сентябрьдә канкойгыч вакыйга була. Чаллы шәһәрендә яшәүче берәү үз-үзенә кул салыр алдыннан туганына шалтырата да, бакча буенча күршесен үтерүе турында хәбәр итә.

Баксаң, күршеләр арасында күптәннән конфликтлы ситуацияләр булып торган. Бер-берсен күрә алмаган алар, еш кына ызгышып көн күргәннәр. Гәрчә икесе дә инде 70кә җитеп килүче бабайлар булган алар. Беренчел тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, төнлә белән ир-ат күршесенең күкрәгенә пычак кадый. Алган җәрәхәтләреннән тегесе шунда ук җан бирә. Шуннан инде үтерүче үзенә үзе кул сала. “Үтерү” маддәсе буенча эш ачылган.

 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bashta-krshesen-annan-zen-tergn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев