Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

“Башка өздермә! Икенче юлы тезеңне җыя да алмабыз”

Чаллы тренеры Илнур Хәйбуллин операция ясаткан.

Россиянең атказанган тренеры Илнур Хәйбуллин бу көннәрдә Мәскәүдә хастаханәдә ята. Тезләренә катлаулы операция ясадылар. Беренче тапкыр гына түгел инде. Бер тәүлек реанимациядә булды ул. Палатага чыгаргач кына, Илнур белән элемтәгә кердек. Хәлләрен белештек.

“Имгәнүдән соң спортка кайта алмадым”

— Илнур, операция уңышлы уздымы? Хәзер хәлегез ничек? Тезләр белән проблемалар кайчаннан килә? 
 
— Хәлләрем Аллага шөкер, операция уңышлы узды. Мениск һәм “ПКС” (Пластика передней крестообразной связки) операцияләре алдан планлаштырылган иде. 2003 елда, әле студент кына булып йөргән чакта, ярышларда беренче тапкыр сеңерләрне (крестообразные связки) өздердем. Ул чакта операцияне Казанда табиб Алексей Игоревич Кудрявцев ясады. Җитди имгәнү булганга, бик озак тернәкләндем. Кызганыч, яңадан спортка кайта алмадым. Шуннан соң тренерлык карьерасында тукталырга булдым. 2007 елда тездән “титановый винт”ны алдырдым. 2015 елда “Витязь” спорт залында егетләр белән футбол уйнаганда кабат сеңерләрне өздердем. Кыр тигез түгел иде. Казанда шул ук табибта тагын операция ясатырга туры килде. Бер ел буе тернәкләндем. 2020 елда кабат шул ук хәл... Бозлавыкта таеп китеп җайсыз егылдым. Кабат имгәнү... Анысы алдагылары кебек үк җитди түгел иде. Шулай да, шактый зыян килде.
 
Мин дәвалау физкультурасы буенча инструктор да булып торам. Үзем уколлар ясап, күнегүләр эшләп, төрле процедуралар белән аякка басарга тырыштым, азмы-күпме рәткә килә алдым. Гел бандаж белән йөрдем. 2024 елның ноябрендә бандажны кимәгән идем. Спортзалда яшүсмерләргә көрәш алымнарын күрсәткәндә, тагын имгәнеп, аяктагы ике сеңерне өздердем. Безнең Чаллы командасы көрәшчесе Эльдар Хәмитов билбау көрәше федерациясе аркылы операцияне Мәскәүдә эшләткән иде. Максим Николаевич Величко — бик яхшы табиб, күп кенә танылган спортчыларга операция ясаган. Аларның фотолары клиникада стенада эленеп тора. Эльдар да нәкъ менә шушы табибта өч тапкыр ясатты (Эльдар Хәмитов шушы җәрәхәтләре сәбәпле, берничә ел көрәштән китеп торырга мәҗбүр булды. Быел Муса Җәлил турнирында чыгыш ясый алды. “Хәзер бар да яхшы”, — дигән иде Эльдар хәлен сорашкач. — Л.Й). Үзем дә шул чакта әлеге табиб белән аралаштым. Ул барысын да тәфсилләп аңлатты.
 
Монда тернәкләнү процессы да бик яхшы уза. Эльдар Хәмитов, Ильяс Газизуллиннарны биредән ничек аякка бастырып кайтарулары ошады миңа. Максим Николаевич белән үзем дә элемтәгә кердем. Эльдар да: “Тренерымны да кабул итә алмассызмы икән”, — дип сорады. Ул монда йөри-йөри үз кешегә әйләнеп беткән инде (көлешәбез), яхшы беләләр үзен. Декабрьдә табиб белән очрашуга бардым, аякны күрсәттем. Операция ясату билбау көрәше буенча спортчылар өчен генә түләнә, ә тренерларга ул бер җирдә дә каралмаган. Операция 500 мең сумга төшәр, диделәр. Тренерларда андый сумма кайдан булсын... Табиб миңа чиратка язылырга кушты, ничек тә тизрәк җиткерергә тырышырбыз, диде. Аллага тапшырдым. Декабрьдә чиратка бастым, вакыты менә хәзер килеп җитте. 6 апрельдә яттым, 7 сендә “ПКС” белән менискны ясадылар. “Боковой”ны әлегә калдырып тордылар, анысын бераз чистарттылар. “Әгәр бик авыртса, киләсе елга килерсең”, — диделәр. Тезләргә бу өченче операция инде. “Бүтән өздермә. Әкрен, сакланып кына йөрисе. Алайса икенче юлы тезеңне бөтенләй җыя алмабыз”, — ди табиблар. Хәлләр менә шулайрак.
 
Сездә шөгыльләнүче Ранис Гыйләҗетдиновка да операция булды бит. Кызганыч, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә оештырылган турнирда быел катнаша алмады. Аның хәлләре ничек? Бу атнада Түбән Камада узачак Данил Галиев турнирында Ранисны күрәчәкбезме?
 
— Ранис борынына операция ясатты. Бер як белән генә сулый иде ул, шуңа көрәшкәндә дә азрак уңайсызрак иде аңа. Мәскәүдә бер клиникада операция тәкъдим иттеләр. Тизрәк булыр, дип уйладык. Барлык турнирларда да катнашырга теләгән идек. Билбау көрәше буенча федерация акча күчергәнче, монда шактый чират җыелды. Беренче чиратта махсус хәрби операциядә яраланган егетләребезне дәвалыйлар. Шуңа Ранис Муса Җәлил турнирында көрәшә алмады. Операциядән соң да, ике ай көрәшмәскә, диделәр. Әле киләсе атнага гына ике ай була. Табиблар нәрсә дияр тагын. Данил Галиев турнирын калдырырга булдык. Сәламәтлек мөһим. Россия чемпионатында, Алла боерса, Ранис составта булыр. Аның белән әкрен генә тренировкалар үткәрәбез. Хәзер борыны яхшы сулый, Аллага шөкер. Бу хәл шәхсән үземә дә яхшы таныш, баштан үтте. Борынга бишләгән операция ясаткан идем. Раниска да барысын аңлаттым. 
 
— Үзегез Мәскәүдән Данил Галиев турнирына кайтып өлгерә алмассыз инде. Команда тулысынча әзерме?
 
— Данил Галиев турнирына хәтле кайтырга өлгермим. Реанимациядән бүген генә чыктым. Иртәгә беренче тапкыр утыртып карыйлар. Хастаханәгә китәр алдыннан тренировкаларны ныклап уздырдык. Гаризаларны, документларны тутырып, барысын әзерләп калдырдым. Егетләр әйбәт формада, состав яхшы. Бу көннәрдә авырлык куалар, телефон аша аларга биремнәрне бирәм. Айдар Нәҗмиев һәм Ленар Садыйков белән гел элемтәдә торабыз. Бәлки, команда буенча ниндидер сюрпризлар да булыр. Әлегә бөтен серләрне әйтмик, Данил Галиев турнирында күрербез. Әйбәт чыгышка өметләнәбез, Аллаһы Тәгалә ниятләсә, җиңәргә дип барабыз инде. Иң мөһиме, җәрәхәтләрсез уза күрсен. Данил Галиев турниры үтеп, бер көн ял итүгә, җиде-сигез көрәшчем билбау көрәше буенча Россия чемпионатына китәчәк. Аннан кайтып берничә көннән татарча көрәш буенча Россия чемпионатына чыгыш ясарга барасы. Бар да яхшы булса, анысына үзем дә барырга ниятлим. Хәзер тагын да сакланырга инде. Профессиональ спорт шулай инде ул. Миңа шулай язылган, димәк. Әле моннан кайткач та айдан артык таяклар белән йөрергә туры киләчәк. Мәскәүгә кабат реабилитациягә барырга булачак. Табибларның, биредәге хезмәткәрләрнең мөнәсәбәте бик ошады. Барысына да чын күңелдән зур рәхмәтемне белдерәм! Шулай ук рухый һәм матди ярдәм күрсәткәннәре өчен, үзебезнең Чаллы көрәш федерациясе җитәкчелегенә, егетләргә зур рәхмәт! Бик күпләр хәлемне сорап яза. Ул хәтле көтмәгән дә идем. Күңелем булды. Алла боерса, көрәш мәйданнарында күрешүләр насыйп булсын.
 
- Илнур, исән-сау, сау-сәламәт булып чыгыгыз да, больницаларга бүтән эләкмәгез инде. Татар көрәшенә сез бик кирәк!

Матбугат.ру сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев