Башкарма комитет җитәкчесе тавыш бирде
Яңалыклар тасмасы

Башкарма комитет җитәкчесе тавыш бирде

«Мин илебез тагын да көчле булсын өчен тавыш бирдем», - диде ул.

Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов та яшәү урыны буенча сайлау участогына килеп тавыш бирде.

- Илебездә мөһим сәяси вакыйга, Россия Президентын сайлау башланды. Мин илебезнең киләчәге өчен тавыш бирдем, илебез киләчәктә дә үсештә булсын, һәр өлкәдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтсен. Бу - бик мөһим чара. Һәр гражданин илебез тагын да көчле булсын өчен сайлауга килеп тавыш бирергә тиеш, - диде ул. 

Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Россия Президентын сайлау

Нет комментариев