Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Басуларда урак өсте

Тукай районы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы буенча идарәсе җитәкчесе Рәшит Васил улы Хәбетдинов районда эш барышы турында хәбәр итте.

– Уракка быел ике атнага иртә чыктык. Узган елларда 20-22ләре чыксак, быел 6нчы июльдә төштек. Барлыгы 98 фермер һәм 14 хуҗалыкта кызу эш алып барыла. Район буенча барлык уңышның 17%ы җыеп алынды. Кайчан тәмамлануы һава торышы, явым төшемнәргә бәйле. Көзге бодайның инде 50%ын җыйдык. Гектарыннан уртача 24 центнер уңыш алабыз. Арыш 25 центнер, арпа 22-23. Аерым бер басуларда иң югары күрсәткеч – гектарыннан 43 центнерга кадәр. Әмма андый басулар бармак белән генә санарлык. Корылык комачаулады. Борчак уру да башланды. Ул гектарыннан 8-16 центнер булып җыела, – диде ул. 
– Быел авыл хуҗалыгы өчен авыр ел. Игеннәр башка елдагыча шаулап үсәлми дә. Кайбер басуларыбызга бер тамчы да яңгыр суы төшмәде. Быелгы корылык гектарыннан 20 центнерлап уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирә. Бу узган елга караганда ике тапкырга кимрәк. Су сибеп, тукландырып тормасак, корткочлардан сакламасак, монысы да булмас иде, – ди “Сәйдәшев” исемендәге авыл хуҗалыгы агрономы Нуриман Мәүләвиев.
Ни чәчсәң, шуны урырсың дисәләр дә, кайвакыт без табигать алдында көчсез. Булган уңышның игелеген күрергә язсын.

Айзирә Имамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы урак