Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сабантуй батырына – тәкә белән машина

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Сабан туена әзерлек эшләренең барышы белән таныштырды. Бүгенге көндә милли бәйрәмебез уза торган мәйданны төзекләндерү, матурлау эшләре бара.

Быел бәйрәм кунакларын яңартылган «авыл» көтә. Авыл өендә сандык, самавыр, агачтан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе оештырылачак.

17 июньдә сәгать 11дә ипподромда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуе уздырыла. Анда да бәйгеләр, концерт була. 

18 июньдә Яр буе паркы  мәйданындагы милли бәйрәмебез «Авылкай» һәм «Әкият» кече мәйданнарында башланып китә. Биредә әкият геройлары, бәйрәм программасы, балалар өчен ярышлар оештырылачак. 

Шәһәр тарихы музее хезмәткәрләре йон эрләү, себерке бәйләү кебек  интерактив бәйгеләр уздыралар.  Аларда теләгән һәркем катнаша ала. Оештыручылар әйтүенчә, печән чүмәләсе, мал-туарлар, кош-кортлар бәйрәмгә авыл рухы өстәр. 
11 сәгатьтә үзәк мәйданда «Туган җирем – назлы бишегем» дип исемләнгән театраль тамаша башланып китә. Анда барлыгы 1500 кеше катнашачак. Шәһәрнең иҗат коллективлары һәм артистлардан тыш, Сабантуенда Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге республика дәүләт фольклор ансамбле  һәм Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова да чыгыш ясачак. Моннан тыш, «Күңел» радиосы күңелле программа әзерли. 

Аннары төрле ярышлар, уеннар башлана.  Милли көрәштә исә ветераннар, яшьләр, спортчылар көч сынаша. Ә Сабантуеның абсолют батырына тәкә һәм машина бүләк ителәчәк. 

Бу көнне ипподромда ат чабышлары уза. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр биреләчәк. 

Сабан туе 22 сәгатьтә фейерверк белән тәмамланачак. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев оештыручыларны халкыбызның милли бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырып, авыл халкына, азык-төлек җитештерүче предприятиеләрдә эшләүчеләргә рәхмәт белдерергә кирәк дип ассызыклады. 

Сүз уңаеннан, тулы программа белән моннан танышырга була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев